Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Узган ел “Восток” хуҗалыгында 119 миллион сум акчалата керем алынган

-Үткән елны без уңышлы гына төгәлли алдык. Җитештерелгән продукцияне сатып, 119 миллион сум акчалата керем алынды, рентабельлелек 33 процент булды, - диде хуҗалык җитәкчесе Алексей Леонтьев. - Күп кенә төзелеш эшләре алып барылды: силос траншеялары ясалды, орлык складлары төзелде. Әле мал тораклары җитми. Киләчәктә анысы да хәл ителер. Хезмәткәрләргә эш...

-Үткән елны без уңышлы гына төгәлли алдык. Җитештерелгән продукцияне сатып, 119 миллион сум акчалата керем алынды, рентабельлелек 33 процент булды, - диде хуҗалык җитәкчесе Алексей Леонтьев. - Күп кенә төзелеш эшләре алып барылды: силос траншеялары ясалды, орлык складлары төзелде. Әле мал тораклары җитми. Киләчәктә анысы да хәл ителер. Хезмәткәрләргә эш хаклары, салымнар һәм башка түләүләр буенча да вакытында исәп-хисап ясала. Хезмәт хаклары да зарланырлык түгел: уртача 17435 сум тәшкил итә.

Биредә эшләүче кем белән генә сөйләшсәң дә, һәр җөмләләрендә канәгатьлек хисе сизелә. Хуҗалыкта 30 ел механизатор булып эшләүче Рифкать абый Галимуллин белән аралашырга туры килде:

-Аллага шөкер, барысына да риза булып, сөенеп эшлибез. Яз көне "Туман" агрегатында чәчүдә, көзен амбарда, хәзер менә техника ремонтында катнашам. Хезмәт хакын вакытында алабыз. Кем әйтмешли, бушка эшләгән заманалар да булды бит инде. Элеккеге җитәкче Сергей Димитриев килгәннән соң гына аякка бастык, бүгенге көндә Алексей Леонтьев белән дә килешеп эшлибез, - диде ул. -Үзебезнең шәхси хуҗалыкта да маллар асрап көн күрәбез, сыерыбыз да икәү. Хуҗалык ашлык, печән, саламын бирә. Сәламәтлек булганда эшләүнең бер авырлыгы да юк.

Үз кул астында эшләүчеләрнең хөрмәте җитәкче өчен иң зур бәядер ул. Үзара килешеп эшләгәндә генә зур күрсәткечләргә ирешү мөмкин бит. Ә күрсәткечләр начар түгел. Востоклылар игеннәрнең һәр гектарыннан уртача 35 центнер уңыш җыеп алган. Барлыгы 40301 тонна ашлык, 1498 тонна бәрәңге, 4436 тонна сөт, 312 тонна ит җитештерелгән.

Хәзерге вакытта машина-трактор паркында да эш оешкан төстә бара, язгы чәчүдә катнашачак техника ремонтлана.

800 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән мегаферма да уңышлы гына эшләп килә. Биредә мал асрау өчен яхшы шартлар булдырылган. Ашату да тиешенчә көйләнеп, технологик таләпләргә туры килерлек итеп башкарыла. Һәр сыердан көнгә уртача 20,2 килограмм сөт савалар. Нәселле терлекләр үрчетү, шулай ук орлыкчылык белән дә шөгыльләнәләр.

-Чәчүлек материалын яңартырга теләгән хуҗалыклар мөрәҗәгать итә ала. Кемдер, мәсәлән, орлык сатып алырлык акча юк дияр, әмма хезмәттәшлек итүнең башка юлларын да карарга мөмкин, - диде Алексей Леонтьев. - Әйтик, бер хуҗалык бездән орлык сатып алган иде. Аны фураж белән түләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk