19 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Сак булыгыз: грипп!
Алтын көздән соң кар буранлы кыш айларына да аяк басып керәбез. Табигатькә бу вакытта сихри матурлык кына түгел, ә грипп чире дә килә. Грипп авыруы күптәннән билгеле булса да, аны җиңерлек универсаль дару әлеге көнгә кадәр уйлап табылмаган. Статистика мәгълүмәтләренә караганда, ел саен грипп чире җир шарында яшәүче байтак кешенең...
-
Ник безнең табибны алыштыралар
Яшерен-батырын түгел, авыл кешесе авырый башласа, дәваханәгә барыр өчен атна-ун көн әзерләнә. Дәваханәгә барып җиттең дә, табибка кереп киттең түгел бит әле, кабинет саен су буе чират. Әле ярый, участок табибыбыз Илфат Шәймарданов безнең һәрберебезне диярлек коридорда ук танып ала, бөтен авыру тарихыбызны, нинди дару эчкәнебезне хәтерли, шунда ук кайсы...
-
Кукмара шәһәр булырга лаек
Таныш-белешләр, күрше-тирә белән аралашканда сүзләр ирексездән бүгенге көннең иң мөһим темасына - 20 ноябрьдә булачак референдумга барып тоташа. Кукмара шәһәр статусы алырмы - бу сорау поселокта яшәүчеләрне генә түгел, авыл кешеләрен дә битараф калдырмый. Кайберәүләр "Салымнар, түләүләр артмасмы?" дип, бернинди нигезсез шөһбәләнсә дә, һәркем яхшыга өметләнә. Чыннан да, бер урында...