Алтын көздән соң кар буранлы кыш айларына да аяк басып керәбез. Табигатькә бу вакытта сихри матурлык кына түгел, ә грипп чире дә килә.
Грипп авыруы күптәннән билгеле булса да, аны җиңерлек универсаль дару әлеге көнгә кадәр уйлап табылмаган. Статистика мәгълүмәтләренә караганда, ел саен грипп чире җир шарында яшәүче байтак кешенең...
Алтын көздән соң кар буранлы кыш айларына да аяк басып керәбез. Табигатькә бу вакытта сихри матурлык кына түгел, ә грипп чире дә килә.
Грипп авыруы күптәннән билгеле булса да, аны җиңерлек универсаль дару әлеге көнгә кадәр уйлап табылмаган. Статистика мәгълүмәтләренә караганда, ел саен грипп чире җир шарында яшәүче байтак кешенең гомерен алып китә. Моны булдырмас өчен нинди чара күреп була соң?
Дөньяда гриппка каршы көрәшә торган берничә төр дару бар. Әммә чирне дәвалаганчы, аны булдырмау - дөресерәк. Көннәр суытып, әлеге чир тарала башлаганчы, гриппка каршы прививка ясату - мөһим эш.
Хәзерге көндә вакциналар чистартылган, күпчелек кеше прививканы җиңел кичерә. Хроник авырулары булган, җәмәгать урыннарында эшли торган, еш авыручы һ.б. кешеләр өчен әлеге прививка шулай ук каралган.
Кайбер очракларда гриппка каршы прививка ясату тыела. Шуның өчен вакцинация үтәр алдыннан врачка күренү кирәк. Кешенең гомуми хәле нинди икәнлегеннән чыгып, каршы дәлилләр булмаса, врач прививка ясатырга рөхсәт бирә.
Шуны да әйтергә кирәк, бүгенге көндә гриппка каршы прививка ясатуга каршы дәлилләр бик аз.
Белгәнебезчә, грипп чире бик йогышлы һәм куркыныч авыру. Прививка ясаткан кешенең грипп чирен йоктырмау шансы зуррак.
Вакцинация ясату - кешенең иммунитетын гриппка каршы көрәшергә әзерләп кую була.
Үзебезнең һәм якыннарыбызның сәламәтлегенә битараф булмыйк, вакытында гриппка каршы прививка ясатырга онытмыйк.
Врач терапевт: Сабирова Г.Р.
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев