Кукмара шәһәр булырга лаек
Таныш-белешләр, күрше-тирә белән аралашканда сүзләр ирексездән бүгенге көннең иң мөһим темасына - 20 ноябрьдә булачак референдумга барып тоташа. Кукмара шәһәр статусы алырмы - бу сорау поселокта яшәүчеләрне генә түгел, авыл кешеләрен дә битараф калдырмый. Кайберәүләр "Салымнар, түләүләр артмасмы?" дип, бернинди нигезсез шөһбәләнсә дә, һәркем яхшыга өметләнә. Чыннан да, бер урында...
Таныш-белешләр, күрше-тирә белән аралашканда сүзләр ирексездән бүгенге көннең иң мөһим темасына - 20 ноябрьдә булачак референдумга барып тоташа. Кукмара шәһәр статусы алырмы - бу сорау поселокта яшәүчеләрне генә түгел, авыл кешеләрен дә битараф калдырмый. Кайберәүләр "Салымнар, түләүләр артмасмы?" дип, бернинди нигезсез шөһбәләнсә дә, һәркем яхшыга өметләнә. Чыннан да, бер урында таптанып, бүгенге көн белән генә яшәп булмый, заман алга баруны таләп итә. Кайчандыр авыл булган Кукмараны мин үзем киләчәктә зур кала итеп күз алдына китерәм. Сораштыруда катнашучылар да шул фикердә. Үзара салым программасын да хуплыйлар.
Гөлчәчәк САЛИХОВА, Ворошилов урамындагы 20нче йорт комитеты рәисе:
-Шөкер, тормышыбыз бик әйбәт, шәһәрнекеннән ким түгел: барлык уңайлыклары булган күпкатлы йортта яшибез, фатирларыбыз җылы. Дәваханә, даруханәләр, кибетләр дә янәшәдә генә. Урам буйлап агылган машиналарның чуты юк. Уйлап карасаң, чын шәһәргә әйләнде инде Кукмарабыз, шәһәр дигән исем генә аласы калды. Монысы инде бездән тора: референдумда поселок халкы, бердәм булып, "әйе" дип тавыш бирер дип ышанам.
Үзара салым хисабына быел безнең йорт тирәсендә шактый эшләр башкарылды: әйләнә-тирәне тигезләтеп, асфальт, брусчатка җәйдердек, шома юллардан гына йөрибез хәзер. Балалар мәйданчыгында буяу эшләре башкарылды, кечкенә өстәлләр һәм уен әйберләре ясап куелды, агачлар утырттык. Волейбол мәйданчыгы булдырдык. Шунысы сөенечле: бу спорт төре буенча поселокның ишек алды командалары арасында үткәрелгән ярышта безнең команда беренче урынны яулады. Елга буендагы гаражларны алдырып, шунда үскән агачларны кисеп, ул җирне тигезләттек. Биредә машиналар кую урыны ясалачак. Быел төзекләндерү, яшелләндерү һәм чәчәкләр белән бизәү буенча район конкурсының "Иң яхшы күпфатирлы йорт яны территориясе" номинациясендә 1 урынга лаек булдык. Үзебез өчен эшләнә бит барысы. Киләсе елда йорт каршын киртәләп алырга, кайбер агачларны кисәргә, төзекләндерүне дәвам итәргә ниятлибез.
Зөлфирә НИГЪМӘТҖАНОВА:
-Поселогыбызның шәһәр статусын алуы уңай нәтиҗәләр бирер дип ышанам. Җәмәгать транспорты, чисталык, урамнарны яктырту, яңа эш урыннары булдыру белән бәйле мәсьәләләрне хәл итүгә күбрәк басым ясалыр. Безгә мондый тарихи вакыйганы кичерү насыйп булды инде: 1987 елда, без яшәгән һәм тагын берничә поселок кушылып, Удачный шәһәре барлыкка килде. Дөрес, ул чакларны бүгенге көн белән чагыштыру мөмкин дә түгел, тормыш күпкә алга китте бит хәзер.
Үзара салым җыю белән дә килешәм. Түләмичә калганыбыз юк. Кукмарада юлларның төзекләнүен, тротуарлар салынуын, күркәм үзгәрешләрне күреп торабыз, чыннан да, бу акчалар "эшли" икән, дибез. Безнең "Җиңүнең 50 еллыгы" урамына да чират җитәр, асфальт салыныр, дип көтәбез.
Илзия ХАРИСОВА:
-Мин үзем, кая гына барсам да, безнең төбәкнең уңган халкын, уңышлы эшләүче завод-фабрикаларын мактап телгә алуларына сөенеп кайтам. Ни өчен әле минем туган поселогым шәһәр статусы алуга лаек булмаска тиеш? Кукмарабыз шәһәргә әверелсә, тормышыбыз тагын да яхшы якка үзгәрер дигән өмет яши күңелдә.
Референдумга килгәндә, тавыш бирүдә ел саен катнашам. Үзара салымны гаиләбез белән үзвакытында түләп барабыз. Районда шул салым хисабына башкарылган күпкырлы эшләрне күреп, күңел сөенә. Һәркем бу мәсьәләнең мөһимлеген аңлап, референдумда уңай мөнәсәбәтен белдерсә һәм салымны түләсә, райондагы җитешсезлекләр бетәр, туган ягыбыз тагын да ямьләнер.
Зәйнәп апа:
-Заманында Кукмара егете белән тормыш корган авыл апасы мин. Гомер буе шәһәрдә яшәү турында хыялланган идем, ниһаять, олыгаеп килгән көннәремдә хыялым тормышка ашар, ахры. Авылдашларым кызыксыннар әле! И-и, яшь чагында ерак шәһәргә бәхет эзләп киткән туганнарымны әйтәм: туган якларны сагынып, зар-интизар булып яшиләр, әнә. Кукмара зур шәһәргә әверелсә, эш урыннары да булыр, уку йортлары да ачылыр, яшьләр читкә тартылмаслар иде ичмаса.
Сораштыруны Гөлҗофар МИННЕХАНОВА үткәрде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев