Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Ник безнең табибны алыштыралар

Яшерен-батырын түгел, авыл кешесе авырый башласа, дәваханәгә барыр өчен атна-ун көн әзерләнә. Дәваханәгә барып җиттең дә, табибка кереп киттең түгел бит әле, кабинет саен су буе чират. Әле ярый, участок табибыбыз Илфат Шәймарданов безнең һәрберебезне диярлек коридорда ук танып ала, бөтен авыру тарихыбызны, нинди дару эчкәнебезне хәтерли, шунда ук кайсы...

Яшерен-батырын түгел, авыл кешесе авырый башласа, дәваханәгә барыр өчен атна-ун көн әзерләнә. Дәваханәгә барып җиттең дә, табибка кереп киттең түгел бит әле, кабинет саен су буе чират. Әле ярый, участок табибыбыз Илфат Шәймарданов безнең һәрберебезне диярлек коридорда ук танып ала, бөтен авыру тарихыбызны, нинди дару эчкәнебезне хәтерли, шунда ук кайсы табибка керергә, нинди анализлар бирергә икәнлеген әйтеп тә бирә. Көчле авырып китсәң яки урында авырып ятучы кешеләр булса, шунда ук авылга да килеп җитә. Ел саен алышынып торган табиблардан соң, ниһаять, бәхет кошы безгә дә килеп кунды, дисәк, шушы көннәрдә безнең табибыбызны икенче эш урынына күчерәләр икән, дигән хәбәр ишеттек. Ник безнең табибны алыштыралар?
(Хат кыскартылып бирелде)
Казаклар һәм Балыклы авыллары халкы исеменнән хатка 37 имза куелган
 
 
Әлеге хатка район үзәк дәваханәсенең баш табибы Равил Хәлиевтан түбәндәге җавап алынды.
-Хатта китерелгән барлык фикерләр белән килешәм. Участок табибын еш алыштыру эш күрсәткечләренә дә тискәре йогынты ясый. Авыруның үзе теләгән табибта дәваланырга хакы бар дигән фикерне дә кире кагып булмый.
Бүгенге көндә Илфат Шәймардановны башка эшкә күчерергә җитди сәбәпләр юк. Ул алга таба сезнең участок табибы булып эшләячәк.
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев