19 июль 2018 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов: Иртәме-соңмы үзмәшгульлек системасын гадиләштерергә кирәк
Хөкүмәт өчен үз эшләре белән шөгыльләнүчеләрдән бюджетка салым кертүгә караганда системаны гадиләштерү мөһимрәк, диде Татарстан Президенты.
-
Кукмарада тагын бер Сабантуй булачак
Бәйрәм 20 июль көнне сәгать 10да Кукмара шәһәре, Степан Разин урамы, 63нче йорт адресы буенча үткәреләчәк. Рәхим итегез!
-
Хуҗабикә Лилия Гарипова файдалы үләннәрне бакчаларында да үстерә
Социаль челтәрләрдән башка элек ничек яшәгәнбез икән? Бер-берең белән очрашмыйча, мәсәлән, инстаграмдагы фотосурәтләрне карап, танышларның тормышларын күзәтергә була: кайларда булганнар, нәрсә эшләгәннәр, кемне күргәннәр... Мин үзем дә, социаль челтәрләр дөньясына чумып, танышымның кәрҗин тулы иван-чәй үләне белән төшкән фотосын күрдем. Кызыксына калдым: ничек әле ул бөтнек яки ромашканы дарулардан өстенрәк күрә? Шушы сорау белән Кукмарада яшәүче Лилия Гарипова янына киттем.
-
Соль-Илецк курортында Татарстаннан килгән мәктәп укучысын яшен суккан
13 яшьлек малай гаиләсе белән Минзәләдән ял итәргә барган булган.
-
Кукмара базарында җиләк һәм яшелчә бәяләре
Июль – җәйнең югары ноктасы, иң эссе ае. Табигать төрле үләннәргә, чәчәккә күмелә, төклетура, шөпшә, күбәләкләр очып йөри, аеруча кич белән тирә-якта чикерткәләр черелдәве ишетелә. Бөтен җиргә юкәнең хуш исе тарала. Кояш баегач та, эсселек чигенергә ашыкмый, кошлар сайрый, урман аланында җиләкләр кызара. Авылда печән чабу башлана. Бакчаларда чия, шомыртлар һәм төрле яшелчәләр өлгерә. Кыскасы, барыбыз да күптән көтеп алган җиләк-җимеш чоры килеп җитә. Кемнәрдер аларны үзләре үстерсәләр, икенчеләре базардан сатып алуны кулайрак күрәләр. Сатучылар бүген безгә нәрсәләр тәкъдим тә – шуны белү өчен, шәһәр үзәгенә юл тоттым. Базарга кергәндә үк, чын җәй тәме сизелә. Тезелеп киткән каен һәм бакча җиләкләреннән күзләр камаша. Яңа пешкән, хуш исле җимешләрдән битараф калучы юктыр, мөгаен.
-
Бабайлар әйткән : “Әгәр бүген көн яңгырлы булса, көз дә яңгырлы килер”,- дигәннәр
Һава торышы