Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Хуҗабикә Лилия Гарипова файдалы үләннәрне бакчаларында да үстерә

Социаль челтәрләрдән башка элек ничек яшәгәнбез икән? Бер-берең белән очрашмыйча, мәсәлән, инстаграмдагы фотосурәтләрне карап, танышларның тормышларын күзәтергә була: кайларда булганнар, нәрсә эшләгәннәр, кемне күргәннәр... Мин үзем дә, социаль челтәрләр дөньясына чумып, танышымның кәрҗин тулы иван-чәй үләне белән төшкән фотосын күрдем. Кызыксына калдым: ничек әле ул бөтнек яки ромашканы дарулардан өстенрәк күрә? Шушы сорау белән Кукмарада яшәүче Лилия Гарипова янына киттем.

Өйләренең бусагасыннан керүгә, борынга тәмле өрек (абрикос) кайнатмасы исе килеп бәрелде. Ут өстендәге зур савытта  әлеге җимеш кайнап-пешеп утыра иде. Хуҗабикәнең җәй көнендә эшләре бихисап: кышка яшелчәләр тозлыйсы, кайнатмалар әзерлисе, сәламәтлек турында да онытырга ярамый. Табигать кышкы йокыдан уянуга, Лилия тизрәк урманга, болын-кырларга юл тота.
- Дару төймәләрен һәм үләннәрне дәвалану өчен генә түгел, күбрәк авыртуларны кисәтү  өчен дә кулланырга кирәк, - ди ул. – Май аенда, беренче эш итеп, кычыткан җыям. Быел тәүге тапкыр чәчләрне ныгыту өчен май ясадым. Кычыткан өстенә зәйтүн мае салып, ике атна буе тәрәзә төбендә – кояшлы урында тоттым. Аннары майны аерым савытка агызып, караңгы урынга куйдым. Мунчага барырга бер сәгать калыр алдыннан чәчләргә шул
майны сылыйсы, аннары юып төшерәсе.
Кычытканны ошаткан ул. Мунчада кайнар суда пешекләп, чәчләрен шуның суы белән дә чайкый икән. Билгеле, шампунь белән юганнан соң. Чәчләр шомарып, йомшарып кала, ди.
Шул ук инстаграмда Лилиянең балалары белән басуда тузганак чәчәкләрен җыеп йөрүен күргән идем. Ул чәчәкләрдән файдалы бал әзерли икән. Көн саен иртән улларына шул балны берәр чәй калагы каптыра. Бал аларга ошый, яраталар, үзләре дә сорап алалар икән.
- Чәчәк ату белән иван-чәйне җыям, - дип дәвам итте Лилия. – Аны төрле ысуллар белән киптерәм: яшел һәм кара чәй өчен. Бу үләнне кибет чәе урынына даими рәвештә эчәргә була, иң мөһиме – пешергәннән соң озак тотмаска, чөнки ул чакта файдалы үзенчәлекләрен югалтачак. Иван-чәй иммунитетны ныгыту өчен яхшы, аның зыяны юк диярлек. Күптән түгел бу үләндә С витаминының цитрус җимешләрендәгегә караганда күбрәк булуы турында укыдым. Имезүче аналарга да эчәргә була аны. Мин үзем хуш исле үлән чәеннән башка мунчага аягымны да атламыйм. Шундый чәй белән кунакларымны да сыйларга яратам. Узган елда үләннәрне азрак җыйганмын, быел күбрәк хәстәрлисе булыр.
- Үләннәр турындагы мәгълүматны кайдан аласың? Интернет ярдәмгә киләдер, мөгаен? – дип кызыксынам.
- Интернеттан да алам. Миндә әбиемнән калган иске китап бар. Ул заманында үләннән җыйган. Бу китапта барысы язылган: кайчан һәм ниләр җыярга, ничек киптерергә, рецептлар, нинди очракта кулланырга кирәклекләре.
Лилия шулай ук кура җиләге, карлыган, чия, кишер яфракларын җыеп киптерә. Гомумән, үләннәрнең барысын да диярлек киптереп, чәй пешерергә була икән.
Хуҗабикә файдалы үләннәрне бакчаларында да үстерә: мелисса, лофант, шайтан таягы (расторопша),тимьян, майоран (тәмләткеч), алтей, дисеңме...  Алтей тамыры салкын тигәндә ярдәм итә икән. Мондый чакта туңдырылган карлыганнан морс, юкә чәчәгеннән, киптерелгән җиләк яфракларыннан әзерләнгән чәй дә булыша, ди. Кечкенә балалар өчен ромашка һәм әнис суы файдалы.
Әйтергә онытып торам: Лилия – мәһабәт йортлы, бакчалы, зур гаиләле хуҗабикә. Тормыш иптәше белән өч ул тәрбиялиләр, иң кечкенәсенә бер яшь. Мин фатирда торып, бернәрсәгә җитешмим, ә ул ничек өлгерә икән?
- Яраткан эш өчен вакыт һәрчак табыла. Кайчак арыйм, бакча, табигать кочагы көчемне кайтара. Балалар белән урманга китәбез. Аларга саф һава сулау файдалы. Тормышыбызда “химия” болай да күп бит, - дип җавап бирә Лилия.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk