Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара базарында җиләк һәм яшелчә бәяләре

Июль – җәйнең югары ноктасы, иң эссе ае. Табигать төрле үләннәргә, чәчәккә күмелә, төклетура, шөпшә, күбәләкләр очып йөри, аеруча кич белән тирә-якта чикерткәләр черелдәве ишетелә. Бөтен җиргә юкәнең хуш исе тарала. Кояш баегач та, эсселек чигенергә ашыкмый, кошлар сайрый, урман аланында җиләкләр кызара. Авылда печән чабу башлана. Бакчаларда чия, шомыртлар һәм төрле яшелчәләр өлгерә. Кыскасы, барыбыз да күптән көтеп алган җиләк-җимеш чоры килеп җитә. Кемнәрдер аларны үзләре үстерсәләр, икенчеләре базардан сатып алуны кулайрак күрәләр. Сатучылар бүген безгә нәрсәләр тәкъдим тә – шуны белү өчен, шәһәр үзәгенә юл тоттым. Базарга кергәндә үк, чын җәй тәме сизелә. Тезелеп киткән каен һәм бакча җиләкләреннән күзләр камаша. Яңа пешкән, хуш исле җимешләрдән битараф калучы юктыр, мөгаен.

- Бакча җиләген үзем үстерәм. Иртән иртүк җыям да Кукмарага алып барам, - дип сөйләп китте Мәрьям Гафурова. – Күрше авылдан атнага бер-ике тапкыр киләм. Сатып алыгыз, үкенмәссез.
Бакча җиләген аеруча сораучы күп. Әлбәттә, аны кибет киштәләреннән дә табарга мөмкин, ләкин үзеңнеке табигый, зур тырышлык һәм хезмәт белән үстерелгән була.
-    Мин ел саен бакча җиләген берничә килограмм сатып алам, чөнки гаиләбез белән әлеге татлы җимешне бик яратып ашыйбыз. Үзебезнең базарда төрле химикатларсыз үстерелгән җиләкләр сатылуына без бик шат, - диде Кукмарада яшәүче Алсу Хисаметдинова.
Җиләктән тыш, күрше павильоннарда бакчада үскән яшелчәләр дә тезелеп киткән. Аларны түбәндәге бәядән сатып алырга мөмкин (килограммнарда):
помидор - 80 сум,
кыяр - 50 сум,
башлы суган - 28 сум,
бәрәңге - 40 сум,
башлы кәбестә - 25 сум.
Шулай ук төрле илләрдән кайтартылган җиләк-җимеш һәм кипкән җимешләрнең бәяләре дә кибетнекеннән артык аерылмый.
Миләүшә ХӘНӘФИЕВА, Кукмара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk