Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Соль-Илецк курортында Татарстаннан килгән мәктәп укучысын яшен суккан

13 яшьлек малай гаиләсе белән Минзәләдән ял итәргә барган булган.

Соль-Илецк курортында яшен сугып, Татарстаннан килгән мәктәп укучысы һәлак булган. Бу хакта «Минзәлә» газетасы яза.

13 яшьлек малай гаиләсе белән Минзәләдән ял итәргә килгән. Яшенле яңгыр ява башлаганда, ул суда булган. Фаҗигане үз күзләре белән күргән кешеләр раславынча, коткаручылар репродуктор аша ял итүчеләргә тиз арада судан чыгарга кушкан. Туристларның күпчелеге якындагы кафега кереп яшеренгән. Суда дистәгә якын кеше калган.

Шаһитлар социаль челтәрләрдә хәбәр иткәнчә, малай ярдан шактый эчтә булганлыктан, судан чыгарга өлгерә алмаган. Аңын югалткан баланы яр буена алып чыкканнар. Ашыгыч ярдәм табиблары мөмкин булганның барысын да эшләүгә карамастан, аның гомерен саклап кала алмаганнар.

 

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X