17 май 2018 яңалыклары
-
Үрнәк гаиләдә кунакта булдык
Ташлы-Елга авылының клуб мөдире Кәркәүч авылы китапханәчесе белән берлектә “Нык гаилә” проекты кысаларында “Үрнәк гаилә” буларак, Ташлы-Елгадан Сәлләмовлар гаиләсендә булдылар, аларны гаилә көне белән котладылар.
-
Бүген һәм иртәгә Татарстанда яшенле яңгыр, боз һәм көчле җил көтелә
Бүген 18 сәгатьтән алып 18 майда 20 сәгатькә кадәр республикада җилнең тизлеге 20 м/с ка кадәр, ә иртәгә көндез 23 м/с ка җитәргә мөмкин.
-
Кукмара һәм Саба Кытайдагы Юйхуань һәм Вэнлинь шәһәрләре белән килешү имзалады
Бүген Ханчжоу шәһәрендә «Татарстан-Чжэцзян» эшлекле форумы барышында аларның тугандаш шәһәрләр булуы турындагы килешү төзелде.
-
Казанда футбол җанатарларын экологик яктан зыянсыз автобуслар йөртәчәк - Булат Газизуллин
Россия Чемпионат өчен газ-мотор ягулыгы белән эшли торган 1400 «НЕФАЗ» автобусы сатып алачак, ди «Газпром газ-мотор ягулыгы» филиалы җитәкчесе.
-
Иртәгә Казанда «Бәллүр каләм» бәйгесе җиңүчеләрен бүләклиләр - номинантлар исемлеге
Бәйге номинантлары исемлеген "Ватаным Татарстан" газетасы бастырды.
-
Татарстанда фермер хуҗалыкларына илтә торган 27 юл төзеләчәк
Бу максатларга 210 млн сум акча бүлеп бирелгән.
-
Борһанов Казанда WorldSkills Russia-2018 финалы катнашучыларын сайлап алу ярышларын ачты
Ярымфиналда Россиянең - 57 төбәгеннән, шул исәптән Татарстанны да кертеп, 148 конкурсант һәм 140 эксперт катнаша.
-
Хезмәткә чакырылучы яшьләрнең хокукларын яклау максатында “Кайнар элемтә” телефон линиясе ачыла
Консультация бирү вакыты: 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр