Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Борһанов Казанда WorldSkills Russia-2018 финалы катнашучыларын сайлап алу ярышларын ачты

Ярымфиналда Россиянең - 57 төбәгеннән, шул исәптән Татарстанны да кертеп, 148 конкурсант һәм 140 эксперт катнаша.

Казанда ТР премьер-министр урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашында VI «Яшь профессионаллар» WorldSkills Russia - 2018 Илкүләм чемпионаты финалында катнашучыларны сайлап алу ярышларын ачу тантанасы булды. Чара Төбәкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы базасында узды.

Открытие соревнований по Ворлдскиллс

«Бәйгедә яшүсмерләр дә, өлкәнрәк категориягә караган вәкилләр дә тәкъдим ителгән. Әлеге чараны үзебезнең республикада, аның башкаласында кабул итәбез һәм моңа куанмый мөмкин түгел. Алар Татарстанда алгарыш этәргечләре булып тора», - дип белдерде Рафис Борһанов сәламләү чыгышында.

«Безгә ТР Президенты да, «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» берлеге дә ярдәм күрсәтте», - диде ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Дмитрий Вандюков.

Открытие соревнований по Ворлдскиллс

«Бу хәрәкәт безгә нәрсә бирә? Без дөньяның иң яхшы стандартларын үз күзләребез белән күрә, үзебезнең белем бирү стандартларын аларныкы белән чагыштырып карый алабыз. Безнең максат – көндәшлеккә сәләтле булу», - дип сүзен йомгаклады министр.

Открытие соревнований по Ворлдскиллс

  • Ярымфиналда Россиянең 57 төбәгеннән, шул исәптән Татарстанны да кертеп, 148 конкурсант һәм 140 эксперт катнаша.

 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X