Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Казанда футбол җанатарларын экологик яктан зыянсыз автобуслар йөртәчәк - Булат Газизуллин

Россия Чемпионат өчен газ-мотор ягулыгы белән эшли торган 1400 «НЕФАЗ» автобусы сатып алачак, ди «Газпром газ-мотор ягулыгы» филиалы җитәкчесе.

Казанда футбол буенча Дөнья чемпионаты барган көннәрдә җанатарларга экологик яктан зыянсыз -газ-мотор ягулыгы белән эшли торган 100 автобус хезмәт күрсәтәчәк, дип белдерде «Газпром газ-мотор ягулыгы» ҖЧҖнең Казандагы филиалы җитәкчесе Булат Газизуллин «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

«Футбол җанатарларына газ-мотор ягулыгы белән эшли торган «НЕФАЗ» автобуслары хезмәт күрсәтәчәк. Россиядә мундиаль уңаеннан 1400 шундый автобус сатып алырга ниятлиләр. Экологиягә зыян китерми торган транспортның эшен 47 станция тәэмин итәчәк. Башлангыч мәгълүматларга караганда, футбол җанатарларын мондый автобусларда йөртү федераль бюджеттан 100 миллион сумнан артык акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирер, дип көтелә», - диде «Газпром газ-мотор ягулыгы» ҖЧҖнең Казандагы филиалы җитәкчесе.

«Татар-информ», Екатерина Фадеева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk