Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда фермер хуҗалыкларына илтә торган 27 юл төзеләчәк

Бу максатларга 210 млн сум акча бүлеп бирелгән.

Быел Татарстанда фермер хуҗалыкларына илтүче 27 юл төзү ниятләнә. Бу хакта Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында билгеле булды.

Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин юл төзү өчен 210 млн сум акча бүлеп бирелүен белдерде. Ул 2011 елдан “Фермер хуҗалыкларына һәм терлекчелек комплексларына юллар кору” программасы буенча барлыгы 235,9 км озынлыкта 479 юл төзелгәнен әйтте. Бу эшләр өчен 2 632, 3 млн сум акча сарыф ителгән.

Артем Чукин, быел, шулай ук, республиканың бакчачылык ширкәтләренә илтүче 26,3 км озынлыкта 19 юл төзеләчәген әйтте. Моңа 300 млн сум акча каралган. Былтыр исә, 35 километрга якын 24 юл төзелгән.

“Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk