16 февраль 2016 яңалыклары
-
Район башлыгы Сергей Димитриев Кукмара металл савыт-сабалар заводы хезмәткәрләре белән очрашты (+Фото)
Район башлыгы Сергей Димитриев 2015 елгы эш нәтиҗәләре турында сөйләде, быел һәм киләчәккә булган планнар һәм бурычларны ассызыклады. Шулай ук район башлыгы завод эшчәнлеге белән дә танышты. фото: http://kukmor.tatarstan.ru
-
Район башлыгы Сергей Димитриев Кукмара тегү фабрикасы хезмәткәрләре белән очрашты (+Фото)
Очрашып сөйләшү 2015 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде. Анда район башлыгы Сергей Димитриев катнашты һәм чыгыш ясады, максат һәм бурычлар белән таныштырды. фото: http://kukmor.tatarstan.ru
-
Кукмаралылар Мөслим, Минзәлә, Лаеш, Яшел Үзәндә тәҗрибә уртаклашты (+Фото)
Авыл җирлекләрендә кече эшмәкәрлекне үстерү буенча тәҗрибә уртаклашу максатында, Туембаш авыл җирлегеннән 21 кешелек делегация Мөслим, Минзәлә, Лаеш, Яшел Үзән районнарында булып кайтты. Алар кошчылыкны үз эшчәнлекләренең төп юнәлеше итеп алган фермерлык хуҗалыкларында булдылар.
-
Биш катлы йортта шартлау: үлүчеләр дә бар
Бүген иртән Ярославль шәһәрендә биш катлы йортта шартлау булган. Йортның бер подъезды тулысынча җимерелгән. Йортта көнкүреш газ шартлаган, диелә. Теракт фаразы кире кагыла. Гадәттән тыш хәл булуга урынга килгән коткаручылар җимерекләр арасыннан берничә кешене коткара алган. Кызганыч, үлүчеләр дә бар. Соңгы мәгълүматлар буенча, җимерекләр арасыннан 4 кешенең үле гәүдәсе табылган....
-
Сабада бер кеше янып үлгән
Гадәттән тыш хәл бүген, 16 февраль төнендә була. Янгын сүндерү бүлегенә 02:23 сәгатьтә Байлар Сабасының Октябрьск урамындагы шәхси йортта янгын чыгуы турында хәбәр керә. Янгын 120 квадрат метрга тарала. Ут белән көрәштә 17 кеше, 8 берәмлек техника катнаша. Янгынны сүндергәннән соң йорт хуҗасының үле гәүдәсе табыла, дип җиткерде "Саба таңнары"....
-
Кукмараның “Йолдызлык” балалар бакчасында Муса Җәлилне искә алдылар
Герой шәхес, атаклы татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулды. Шул уңайдан поселокның "Йолдызлык" балалар бакчасында уртанчылар һәм зурлар төркеме балалары белән "Муса Җәлил - халкым улы" дигән әдәби-музыкаль кичә узды. "Акбаем" дигән җыр белән башланып киткән бәйрәмдә Муса Җәлилнең тормыш юлы белән таныштык, патриот шагыйрьнең иҗатын искә алдык....
-
Тиз әзерләнә торган торт
Камыр өчен бер банка куертылган сөт, ике йомырка, бер стакан он, бер чәй калагы чәй содасы яки "разрыхлитель" кирәк булачак. Крем өчен 250 миллилитр каймак, бер банка куертылган сөт (вареная сгущенка) кирәк. Куертылган сөткә йомырканы салып, яхшылап болгатырга. Он белән чәй содасын да өстәргә. Юка итеп 3 корж пешерергә. Алар...
-
Район мәшгульлек үзәгендә эшсез гражданнар белән дәресләр үткәрелде
Район мәшгульлек үзәгендә "МастерПрофи" җәмгыяте психологлары белән берлектә югары һәм урта һөнәри белемгә ия булган эшсез гражданнар белән дәресләр үткәрелде. Аларның төп темасы эш бирүче белән сөйләшүгә багышланып, әлеге әңгәмәгә әзерләнү, үзеңне тоту кагыйдәләре, нинди сораулар бирү, эш бирүченең сорауларына ничек җавап кайтару кебек мәсьәләләр яктыртылды. Шулай ук яңа эшкә...
-
Кукмараның IТ-чемпионнары яңа смартфонлы булды
Казанның "Иннополис" университетында "IТ-чемпион" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бүләкләү тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты. Районыбызның IТ-чемпионнары менә кемнәр: Адилә Низамова (күппрофильле лицей, 8 сыйныф), Алия Хәнәфина (күппрофильле лицей,...
-
Татарстанда БДИга кагылышлы сораулар буенча "кайнар линия" эшли
2016 елда бердәм дәүләт имтиханын үткәрүгә әзерлек кысаларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы "кайнар линия"се үз эшен дәвам итә. "Кайнар линия" телефоны аша БДИда катнашучылар, аларның әти-әниләре, шулай ук укытучылар имтиханнарга кагылышлы сораулар белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү һәм укучыларны йомгаклау аттестацияләү бүлеге белгечләренә мөрәҗәгать...
-
Кукмара спортчылары Санкт-Петербургта Россия яшьләренең спартакиадасында катнаша (+Фотолар)
14 февральдән 22 февральгә кадәр Санкт-Петербургта Россия яшьләренең фристайл буенча спартакиадасы уза. Алар ски-кросс, слоуп-стайл, хав-пайп кебек катлаулы-координацион олимпия дисциплиналарында көч сынаша. Татарстанны тәкъдим итүче өч спортчының икесе - Кукмарадан. Болар Мурат Ибәтов һәм Искәндәр Динмөхәмәтовлар. Егетләргә уңышлар телибез!