15 сентябрь 2015 яңалыклары
-
“Хезмәт даны” газетасына - 85 яшь (шигърият)
Беренче редактор киткән яу кырына, Туганнары белән хушлашып. Япь-яшь килеш яу кырында калган Илебез бәйсезлеге өчен көрәшеп. "Хезмәт даны", сине яшәтергә Кемнәр килеп, кемнәр китмәгән. Яши алар синең хәтереңдә Гүя алар синнән китмәгән. Хәбәрләрне алып, хатлар булып, Сугыш кырларына җиттең син. Солдатларны җиңүләргә өндәп, Утлы сугышларны кичтең син. Хәбәрләрең, гаделлегең...
-
Тәгәрмәч алмаштырган вакытта йөртүчене машина бәрдереп үтергән
М-7 трассасында, Чаллыдан ерак түгел урында юл-транспорт һәлакәте булган. Минзәләдән 60 яшьлек кеше идарә итүендәге "ЗАЗ Chance" автомобиле юл кырыена чыга һәм үзенең "Лада Приора" машинасы көпчәген алмаштыру белән мәшгуль булган ир-атны бәрдерә. Һәлакәт аркасында "Лада Приора" йөртүчесе урында ук вафат була. Ә "ЗАЗ Chance" автомобиленең 66 яшьлек хатын-кыз һәм...
-
“Будулай”ны уйнаган актер вафат булган
"Цыган", "Возвращение Будулая" киноларында Будулай ролен уйнаган СССРның халык артисты - Михай Волонтир вафат, дип хәбәр итә "Интерфакс". Ул Молдавиядә үлгән. Аңа 82 яшь булган. Ул онкологик авыру һәм диабет чирле булган. Шулай да, 2014 елга кадәр театрда эшләвен дәвам иткән. Белешмә: Михай Волонтир 1934 елда Молдавия шәһәрендә туа. Күп...
-
Айныткычларны кире кайтармакчылар
Эчкечелек төшенчәсе әле һаман сакланган хәзерге заманда совет чорындагы кебек айныткычларны кире кайтарырга кирәк. Эчкечеләрне мәҗбүри рәвештә хезмәт белән дәвалау да комачау итми. Бу - Россия халкы фикере. Күптән түгел "Левада" үзәге тарафыннан уздырылган сораштыруда респондентларның 80 проценты шундый фикер җиткергән. Сораштыруда катнашучыларның нибары 14 проценты гына әлеге фикергә каршы...
-
Кукмара беренче гимназиясенең 2 сыйныф укучылары миләш үсентеләре утыртты
"Көзге шәфкатьлелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында поселокның балалар китапханәсе хезмәткәрләре "Агач утырт" дигән акция уздырдылар. Кукмара беренче гимназиясенең икенче сыйныф укучылары китапханәче һәм укытучылары белән бергә миләш агачы үсентеләре утырттылар. Әлеге акциянең максаты - туган якның матурлыгын балаларның күңелләренә сеңдерү, табигать белән кызыксынучанлыкларын арттыру, сак караш тәрбияләү.
-
Эшләгәннең ашы бар (+Фото)
Көз җитте. Байлык, муллык чоры бу. Хезмәтеңнең әҗерен күреп, шатланып уңыш җыяр чак. Халык бакчасында мәш килә: бәрәңгесен ала, яшелчәсен җыя, тозлый - кышка әзерләнә. Бу көннәрдә мәктәп яны бакчаларында да эш кайный. Күппрофильле лицей укучылары да үзләре утырткан, җәй буе карап үстергән яшелчә уңышын сөенә-сөенә җыялар. Көзге уңышны күреп...