14 декабрь 2015 яңалыклары
-
Исерек йөртүче аркасында мотоциклчы һәлак булган (+фотолар)
Мотоцикл йөртүче урында ук һәлак булган, аның хәтта башы өзелгән, диелә. Узган атна азагында, кичке сәгатьләрдә Биектау районында кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булган. М-7 трассасының 3 нче чакрымында, Биектау бистәсеннән ерак түгел урында, Range Rover машинасы "ИЖ" мотоциклы белән бәрелешә. Мотоцикл белән идарә иткән 26 яшьлек ир-ат урында ук...
-
Балалар өчен татар әкиятләре мультимедиа җыентыгы дөнья күрде
Татарстан Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фонды үсеп килүче яшь буынны татар фольклоры һәм әдәбияты белән таныштыручы "Хәзинә" дип исемләнгән яңа проект тормышка ашыра башлады. Фонд күптән түгел танылган татар әкиятләре тупланган ике DVD-диск чыгарды: аларның берсе - татар, икенчесе - рус телендә, һәркайсында ун әкият. Бу әкиятләрне балалар...
-
Бер ир-ат эскалатордан егылып төшеп үлгән
Кичә, 13 декабрьдә, Казанның Ямашев проспектында урнашкан мәгълүм бер сәүдә үзәгендәге эскалатордан ир-ат егылып төшеп үлгән. Гадәттән тыш хәл кичке сәгать 6лар тирәсендә булган. 1961 елгы ир-ат 3 каттан ни сәбәпледер югарыга хәрәкәт итүче эскалатордан төшәргә булган һәм аска мәтәлгән. Алай гына да түгел, ул астагы кеше өстенә егылган. Югарыдан...
-
Манзарас мәктәбендә район ветераннар советының хисап җыелышы узды (+Фото)
Конференция эшендә район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Хәбир Иштирәков, башлангыч оешма җитәкчеләре, президиум әгъзалары, җирлек башлыклары, чакырылган кунаклар катнашты. Очрашуда ветераннар Советы һәм ревизия комиссиясенең ел дәвамында башкарылган эшләре тыңланды, исәп-хисап мәсьәләләре турында фикер алышынды, максат һәм бурычлар билгеләнде, район ветераннар оешмасының яңа составы сайланды. Район...
-
Район пенсионерлары Олыяз авылында булып кайтты
Без, "Зилант" спорткомплексының сәламәтлек төркеменә йөрүче пенсионерлар, район пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Әлфинур Сабитова, Римма Әхмәдиева ярдәме белән Олыяз авылына сәяхәт кылдык. Безне анда мәктәп директоры Гомәр Хаҗиев, музей җитәкчесе Зөлхәбирә Якуповалар каршы алдылар. Андагы музей үзенең бай булуы белән безне гаҗәпләндерде. Дүрт авылның хәтер китаплары языла башлаган. Шулай ук...
-
Терлекләргә себер түләмәсенә каршы прививка ясатырга кирәк, ди район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе
Игътибар! Өч айдан зуррак булган һәм читтән сатып алынган барлык терлекләргә мәҗбүри рәвештә себер түләмәсенә каршы прививка ясатырга кирәк. Моның өчен район ветеринария берләшмәсенә яки урындагы ветеринария участокларына мөрәҗәгать итү сорала. Рифат КӘРИМУЛЛИН, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе
-
Халыклар дуслыгы йортында Кукмара якташлар җәмгыятенең очрашуы узды (+Фото)
Бер төркем кукмаралылар башкаланың Халыклар дуслыгы йортында узган якташлар очрашуында булып кайттылар. Дөньяның кайсы гына почмагына таралмаган милләттәшләребез! Татарстан һәм Рәсәй шәһәрләрендә генә түгел, хәтта чит илләрдә гомер кичерүче якташларыбыз да, Кукмара белән элемтәләрен өзмичә, туган яклары белән горурланып яшиләр. Якташлар җәмгыяте оештырган очрашуга да бердәм булып кайтырга тырышканнар иде...
-
“Кыңгырау” бакчасы тәрбиячесе Олеся Егорова республика конкурсында беренчелекне алды
Ноябрь аенда рус телендә сөйләшүче тәрбиячеләр арасында "Мин татарча сөйләшәм һәм татарча эшлим - 2015" II республика конкурсының зона өлеше үткәрелде. Анда Кукмарадагы "Кыңгырау" балалар бакчасының кече төркем тәрбиячесе Олеся Егорова беренче урынны алды. Арчада үткән бәйгенең финал өлешеннән дә Олеся зур уңыш белән кайтты - республика күләмендә беренчелекне алды....