12 декабрь 2015 яңалыклары
-
Мин ике әбиле булуым белән бәхетле
Ике әби дигәнем: берсе - әниемнең әнисе, икенчесе - тормыш иптәшемнең "йөзьяшәр" Бәдәр әбисе. Язмам да нәкъ шушы ак яулыклы татар әбисе турында. Ул Зур Сәрдек авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Мәктәптә сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң, Спартак ФЗОсында укый һәм бер ел шунда эшли. 1942 елда ул авылда...
-
Чаллыда табибны атып үтергәннәр
Полиция танылган табиб Андрей Железновка аткан кешене тоткарлаган. Чаллыдагы җинаять бүген иртәнге сәгать 8ләр тирәсендә булган. Хастаханәгә керү юлында билгесез кеше табиб-травматолог, ортопед Андрей Железновның күкрәгенә ата. Вакыйга шаһиты - территорияне җыештыручы, ату тавышы ишетеп, баскыч төбенә йөгереп чыга һәм яраланган табибны күреп ала. Ашыгыч медицина ярдәме машинасы аны реанимация...
-
Сөт ташучы машина күпердән төшеп киткән, йөртүчесе үлгән
Юл-транспорт һәлакәте 10 декабрьдә, караңгы төшкәч - 18:15 сәгатьтә була. Алексеевск районыннан ярымтагылма арбалы сөт җыю машинасы Нурлат районы Сәләнгеш янындагы кечкенә күпердән төшеп китә. Күпер култыксасы җимерелә, кабина ычкына, сөт Сәләнгеш елгасы кушылдыгына агып бетә, дип яза "Дуслык" газетасы. Һәлакәт булган урында машина йөртүче - 1963 елгы ир-атның гомере...
-
Зур Сәрдек клубында инвалидлар декадасына багышланган бәйрәм узачак
15 декабрьдә Зур Сәрдек Мәдәният йортында инвалидлар декадасына багышланган бәйрәм була. Программада: 1. Зур концерт. 2. Лотерея уеннары. 3. Шахмат-шашка ярышлары. 4. Спорт ярышлары. 5. Чәй эчү. Инвалидларны йөртү өчен махсус транспорт булачак. Барлык инвалидларның бәйрәмгә килүләрен сорала. Башлана 9.00 сәгатьтә. Инвалидлар оешмасы
-
Кукмарада биш кешедә бет табылган
Роспотребнадзорның Кукмара төбәк бүлеге хәбәр итүенчә, быелның соңгы өч аенда безнең районда 13 агулану очрагы теркәлгән. Алардан 2 кеше этил спирты, 2 кеше сөрем газы белән агуланып (4 кеше агуланган) вафат булган. 2 бала чистарту әйберсе, 2 кеше күсе агуы, 1әр кеше дару, ашлама, бөҗәкләргә каршы кулланыла торган препаратлар белән...
-
Эшмәкәрлекне исәпкә алачаклар
2016 елда Россиядә икътисадый исәпкә алу үткәреләчәк. Зур масштаблы бу чара, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын тулаем тикшереп чыгып, илебездә әлеге бизнесның хәле турында тулы һәм дөрес мәгълүмат алу максатын куя. Аның рәсми девизы - "Зур илнең кече бизнесы". Исәпкә алу нәтиҗәләре эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм аны үстерү буенча кирәкле...
-
Халык үзе тикшерә
"Халык контроле" дәүләт мәгълүмати системасы инде өченче елын уңышлы гына эшләп килә. Аның ярдәмендә uslugi.tatarstan.ru порталында теркәлгән һәркем үзенең шикаятьләрен, моң-зарларын, теләк-тәкъдимнәрен төрле ведомстволарга җиткерә, башкалар калдырган гаризаларга "ошый" ("ошамый") тамгасын куя, алынган җавапларны бәяли ала. Гариза юллаганда фото яисә видеофайл беркетергә һәм картада проблемалы урынны билгеләргә мөмкин. Системага куелган...
-
Кукмарада олы яшьтәге ир-ат мылтыктан атылган
10 декабрьдә үз йортлаырның верендасында 1932 елгы олы яшьтәге ир-атның мәете табыла. Беренчел фаразлар буенча, ул теркәлү узмаган ТОЗ-8 кечкенә калибрлы мылтыктан атылган. Хәзерге вакытта тикшерү эше бара, дип хәбәр итте рйаон эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамиль Нургалиев.