Мин ике әбиле булуым белән бәхетле
Ике әби дигәнем: берсе - әниемнең әнисе, икенчесе - тормыш иптәшемнең "йөзьяшәр" Бәдәр әбисе. Язмам да нәкъ шушы ак яулыклы татар әбисе турында. Ул Зур Сәрдек авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Мәктәптә сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң, Спартак ФЗОсында укый һәм бер ел шунда эшли. 1942 елда ул авылда...
Ике әби дигәнем: берсе - әниемнең әнисе, икенчесе - тормыш иптәшемнең "йөзьяшәр" Бәдәр әбисе. Язмам да нәкъ шушы ак яулыклы татар әбисе турында.
Ул Зур Сәрдек авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Мәктәптә сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң, Спартак ФЗОсында укый һәм бер ел шунда эшли. 1942 елда ул авылда клуб мөдире булып тора. Шуннан соң аны хуҗалык юлламасы белән Балтачның ветеринар-фельдшерлар курсына җибәрәләр. Өч еллык курсны ул, уникешәр сәгать укып, ел ярым эчендә тәмамлый. Балтачтан Кукмарага кадәр булган 60 чакрым араны атна саен берүзе җәяүләп кайта торган була.
Әбиебезне 22 күмәк хуҗалыкка участок ветеринария фельдшеры итеп билгелиләр. Ул вакытта дарулар булмаган. Авыру малларны имән кайрысы, төрле дару үләннәре белән дәвалаганнар.
Аның фельдшер булып эшләгән вакыты нәкъ менә сугыш һәм сугыштан соңгы елларга туры килә. Шуңа да бик авыр була 18 яшьлек ветеринар кызга. Маллар ачтан үлә, яхшы атларны сугышка алып китәләр. "Ферма түбәсенең саламын да ашаттык инде, балам!" - дип, ачынып искә ала ул елларны дәү әнием. Нәкъ шул елларда җәяүләп ашлык алып кайту өчен Шәмәрдәнгә баралар. Ашау начар, аякта иске чабата булса да, күңелләре көр була аларның. Мичтә куырган бер уч бодайны кетердәтеп, җил-яңгыр дими, көнаралаш шунда йөриләр. Тиздән сугыш бетәчәгенә дә өмет өзмиләр.
Әбиебезнең сөйгән яры, бабабыз Кәшип тә 1944 елның ахырында, бер аягы яраланып, сугыштан кайта. Беркөнне ул колхоз рәисе Бәдегытдин абзыйдан Кукмара хәрби комиссариатына бару өчен ат сорый. "Әнә Бәдәр ат белән Кукмарага бара, шуңа утырып бар!" - ди аңа колхоз рәисе. Ә әбиебез атны үзе туарган, үзе җиккән. Шул Кукмара юлында танышып-сөйләшеп китәләр инде алар. Ә кичен Абдулла абзыйлар йортында аулак өйдә кабат очрашалар. Шуннан соң, ике ел очрашып йөргәч, кияүгә чыга әбиебез.
Фәния апа Шакирова бригадасында яшелчә үстерүдә дә катнаша ул. Гектарлаган суган, кишер, кәбестә, кыярга чиләк-көянтә белән су ташыйлар. Колхоз сепараторында каймак аерта, аны көнаралаш 40ар бидон белән Кукмарага илтеп тапшыра. Аннары 10 ел хуҗалыктан сөт җыя.
Менә шундый тынгысыз, авыр хезмәт юлы үтә ул. Көн-төн эштә кайнаса да, дүрт улы, ике кызына яхшы тәрбия, төпле белем бирергә вакыт таба. Дүрт улы да, Янил училищесын тәмамлап, тракторчы һөнәрен үзләштерәләр. Бер кызы гомере буе Казан шәһәрендәге дәваханәдә шәфкать туташы булып эшли, икенче кызы исә район үзәк дәваханәсендә хезмәт куя. Хәзер инде барысы да лаеклы ялда, ә әбиебез - Закирә апа тәрбиясендә.
Әбиебез, сугыш еллары ачысын гына түгел, бала югалту хәсрәтен дә татыган. Шулай да ул күңел көрлеген, йөз аклыгын югалтмаган. Инде яше йөзгә якынлашып килсә дә, ул, тәсбих тартып, илнең иминлеген, балаларының саулыгын теләп, намаз укый.
Бүгенге көндә аның дүрт баласы исән-сау, 11 оныгы, 10 оныкчыгы бар. Әбиебез аларның һәрберсенең исемнәрен, туган көннәрен белә. Кирәк булганда кечкенә оныкчыкларын карап торырга да булыша.
Алсу ФӘТТАХОВА, Зур Сәрдек авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев