8 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Райондашыбыз Ренат Закирҗанов компьютерда кабер ташлары яза
Электрон технологияләр көннән-көн тормышыбызга ныграк үтеп керә. 4-5 яшьлек балалар да, чәчләренә чал кергән абый-апалар да компьютер белән кызыксына. Инде түләүләрне дә интернет аша түлибез, араларны чакрымнар аерган кардәш-туганнар белән дә социаль челтәрләрдә аралашабыз. Алай гына да түгел, нинди генә һөнәр сайласаң да, эшкә урнашканда компьютерда эшли белү-белмәвеңне сорыйлар. Ә...
-
Бөтенроссия инженерлар фестиваленең ачылу тантанасында әләмне Сәрдекбаш мәктәбе укучысы күтәрде
Казанда узган Бөтенроссия инженерлар фестивале кысаларында балаларның техник иҗатына багышланган күргәзмә оештырылган иде. Анда кукмаралылар да актив катнашты. Авиа-, судо-, автомодельләр ясау, уйлап табу һәм конструкцияләү юнәлешләрендә Манзарас, Ядегәр, Пычак, Түбән Үрәс, Зур Кукмара, Зур Сәрдек, Поч.Кучук, Поч.Сутер, Урта Комар, Сәрдекбаш мәктәпләре үзләренең экспонатларын тәкъдим иттеләр. Сәрдекбаш мәктәбенең 9 сыйныф...
-
Вахитов исемендәге хуҗалыкта 1800 гектарда уңыш җыеп алынды
Һәр гектардан уртача 45,2 центнер бөртек суктырылды. -Моңа барлык җитәкче кадрларның, белгечләрнең, шоферларның, ындыр табагында эшләүчеләрнең уртак тырышлыгы белән ирешелде. Урак эшләрендә катнашкан һәркемгә рәхмәтемне белдерәм, - ди хуҗалык рәисе Нәфыйк Хөсәенов. Башка кыр эшләре дә оешкан төстә бара. 200 гектарда үстерелгән бәрәңгене алуга керешкәннәр. Соңгы гектарда көзге культуралар чәчелә....
-
Дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы һәр тармакка бурычлар билгеләде
Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин үткәргән дүшәмбе киңәшмәсендә бу атнада авыл хуҗалыгында урып-җыю эшләрен төгәлләү, кукуруз уңышын җыюга керешү, терлекчелектә кышкы режимга күчеп эшли башлау бурычы куелды. Төзелеш тармагында исә Кукмара поселогында һәм Аш.Буҗи авылында балалар бакчасы төзелешләрен тәмамлау бурычы тора. Шулай ук барлык объектларны ягу сезонына хәзерләү, 14 сентябрьдә булачак...