Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райондашыбыз Ренат Закирҗанов компьютерда кабер ташлары яза

Электрон технологияләр көннән-көн тормышыбызга ныграк үтеп керә. 4-5 яшьлек балалар да, чәчләренә чал кергән абый-апалар да компьютер белән кызыксына. Инде түләүләрне дә интернет аша түлибез, араларны чакрымнар аерган кардәш-туганнар белән дә социаль челтәрләрдә аралашабыз. Алай гына да түгел, нинди генә һөнәр сайласаң да, эшкә урнашканда компьютерда эшли белү-белмәвеңне сорыйлар. Ә...

Электрон технологияләр көннән-көн тормышыбызга ныграк үтеп керә. 4-5 яшьлек балалар да, чәчләренә чал кергән абый-апалар да компьютер белән кызыксына. Инде түләүләрне дә интернет аша түлибез, араларны чакрымнар аерган кардәш-туганнар белән дә социаль челтәрләрдә аралашабыз. Алай гына да түгел, нинди генә һөнәр сайласаң да, эшкә урнашканда компьютерда эшли белү-белмәвеңне сорыйлар. Ә менә кабер ташларына язуларны да компьютерда башкаралардыр дип уйлаганым юк иде.

Тумышы белән Мәмәшир авылы егете, "Металлодизайн" оешмасында хезмәт куючы Ренат Закирҗанов белән редакциягә буяу эшләре башкарырга килгәч таныштык. Эшенә зур тырышлык һәм игътибар биргән бу егетнең кабер ташларына язу остасы да икәнен белеп шаккаттык.

Ренат белеме буенча эретеп ябыштыручы, Нократ Аланының механика техникумын тәмамлаган. Үз белгечлеге буенча эшләмәсә дә, укыганда алган белеменең файдасы тигән, компьютер графикасына ул шунда өйрәнгән. Шул ук вакытта яшь белгечкә эш башлаганда остазларның да акыллы киңәшләре, тәҗрибәләре нык ярдәм иткән.

-Кечкенәдән рәсемнәр ясау белән мавыга идем. Әмма осталык җитеп бетмәде. Хәзер компьютерда кабер ташлары язам. Клиентның теләге буенча төрле рәсем элементлары, язу стильләре кулланам. Аннары махсус техника ярдәмендә гранитка төшерәбез. Ул гранитны бик тиз кырып яза. Хата кала икән, бөтен хезмәтең җилгә очты дигән сүз. Шуңа күрә бик игътибарлы булырга кирәк. Исем-фамилия һәм башка мәгълүматны кат-кат укып, тикшереп чыгам, - дип гади генә сөйләп китте Ренат.

Аны тыңлаган арада бабамның мәрхүм туганыбыз өчен үз мунчасында цементтан кабер ташы ясаганы хәтердә яңарды. Кипсен өчен берничә көн яткан иде ул вакытта. Шуннан соң күпме еллар үтсә дә, бабамнар мунчасы минем өчен шомлы урын булып исемдә калды. Ә көн саен мәрхүм булган кешеләр турында укып-ишетеп тор әле син! Арада бит кечкенә сабыйлар, яшьли үлгән егет-кызлар, кемнеңдер әти-әнисе булган абый-апалар, мөхтәрәм әби-бабайлар бар.

-Эшли башлаган вакытларда кызгана, нишләп үлде икән дип уйлана идем. Көн саен кабер ташларын күрү, үлгән кешеләр турында ишетү сәер кебек тоела иде, инде ике ел эшләү дәверендә күнектем. Сез эшегезне ничек кабул итәсез, минем өчен дә эш - эш инде ул, - ди Ренат Закирҗанов. Билгеле, ир-атларның фикерләве күпкә үзгәрәк, алар тормышта туган проблемаларны да хис-кичереш аша түгел, ә аек акыл белән хәл итә.

"Металлодизайн" оешмасы җитәкчесе Равил Ганиев та хезмәткәре турында бары мактау сүзләре генә җиткерде:

-Акыллы, тәртипле, төпле фикерле егет. Хезмәтен намус белән башкара. Нинди генә эшкә алынса да, җиренә җиткереп эшли. Хезмәттәшләре белән дә яхшы мөгамәләдә, - диде ул.

Ренатның гаиләсе дә түгәрәк. Алар хатыны Алсу белән уллары Адельне тәрбиялиләр. Сабыйларының "зур" җиңүләрен күреп сөенәләр. "Нәкъ үзем, миңа охшаган. Бик актив, чая бала", - ди улы турында яратып.

Әңгәмәдәшемнең авыр уйларга бирелеп утырырга вакыты юк, гаиләсе өчен тырышасы, тормыш көтәсе бар аның. Әле Вятка Дәүләт гуманитар университетында да укый икән. Вакыты булганда Нократ елгасына балыкка йөрергә дә яратам, ди. Заманы да шундый бит - аз гына ялкаулансаң, тормыш сине узып китә. Бәлки, үлем сүзе белән еш очрашкач, тормышның мәгънәсе турында киңрәк тә уйланасыңдыр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk