Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бөтенроссия инженерлар фестиваленең ачылу тантанасында әләмне Сәрдекбаш мәктәбе укучысы күтәрде

Казанда узган Бөтенроссия инженерлар фестивале кысаларында балаларның техник иҗатына багышланган күргәзмә оештырылган иде. Анда кукмаралылар да актив катнашты. Авиа-, судо-, автомодельләр ясау, уйлап табу һәм конструкцияләү юнәлешләрендә Манзарас, Ядегәр, Пычак, Түбән Үрәс, Зур Кукмара, Зур Сәрдек, Поч.Кучук, Поч.Сутер, Урта Комар, Сәрдекбаш мәктәпләре үзләренең экспонатларын тәкъдим иттеләр. Сәрдекбаш мәктәбенең 9 сыйныф...

Казанда узган Бөтенроссия инженерлар фестивале кысаларында балаларның техник иҗатына багышланган күргәзмә оештырылган иде. Анда кукмаралылар да актив катнашты. Авиа-, судо-, автомодельләр ясау, уйлап табу һәм конструкцияләү юнәлешләрендә Манзарас, Ядегәр, Пычак, Түбән Үрәс, Зур Кукмара, Зур Сәрдек, Поч.Кучук, Поч.Сутер, Урта Комар, Сәрдекбаш мәктәпләре үзләренең экспонатларын тәкъдим иттеләр.

Сәрдекбаш мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Сйдәш Мифтаховка фестивальне ачып җибәрү һәм әләм күтәрү хокукы бирелде. Сәйдәш - Бөтенроссия һәм республикакүләм бәйгеләрдә, "21 гасыр Кулибиннары" олимпиадасында, яшь техникларның Бөтенроссия көндез һәм читтән торып уку мәктәбе җиңүчесе. "Яшь техниклар һәм уйлап табучылар" Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре буенча Сәйдәшкә Россия Федераль җыен Дәүләт Думасы комитеты тарафыннан рәхмәт белдерелде. Бу хакта район мәктәптән тыш эшләр үзәгенең бүлек мөдире Резидә Бикмөхәмәтовахәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk