8 февраль 2017 яңалыклары
-
Күрше районда юл-транспорт һәлакәтендә машина йөртүче каза күргән (фото)
(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Саба районындагы юл-транспорт һәлакәтендә ике машина бәрелешкән. Һәлакәттә бер кеше зыян күргән. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәтеннән җиткерделәр. Кичә иртәнге сәгать 9да Тимершык - Саба юлында Тимершык авылына керү урынында юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. 14-й модельле...
-
Сишәмбе көнне тырнак һәм чәч кисәргә ярыймы?(сорау-җавап)
"Халыкта: "Сишәмбе көнне яңа эш башларга ярамый", - дигән ышану яши. Ә бер көнне мин: "Аллаһы Тәгалә төрле хыянәтләрне сишәмбе көнне яралтты. Бәхетсезлек, уңышсызлык көнедер. Сишәмбе кан көне булып санала. Кабил Һабилне үтергән көн. Җирҗис, Зәкәрия һәм Яхъя пәйгамбәрне шушы көндә шәһит кылдылар. Шулай да, бу көндә хастаханәгә барырга, тамырдан...
-
Кукмарада өлкәннәр БДИ тапшырып карады
"Әти-әниләр өчен Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру" акциясенә кукмаралылар да актив кушылды. Рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханы тапшырып карарга 10 әти-әни, 4 Vip катнашучы - район Башкарма комитеты хезмәткәрләре теләк белдерде. -Имтихан күппрофильле лицейда узды, ул 40 минут дәвам итте. БДИда чыгарылыш укучылары өчен билгеләнгән таләпләр куелган иде, - дип хәбәр...
-
Кукмара районы китапханәләрендә “Куркынычсыз интернет” атналыгы узды
Бүгенге көндә кешелек тормышын интернет челтәреннән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Бигрәк тә яшьләр интернет сайтларында көннәр буе утырырга әзер. Мондый кызыксыну һәм мавыгу туктаусыз алга барган тормыштан артка калмау, барлык яңалыктан да хәбәрдар булып тору ягыннан бик тә отышлы. Ә чынлыкта исә, интернет челтәренең дөрес кулланмаган очракта нинди...
-
Элвин Грей: "Иписез калган, метрога акчам булмаган көннәрем булды" (фото)
Ниһаять, Бөгелмәгә танылган һәм популяр җырчы Радик Юлъякшин - Элвин Грей концерт белән килде. 3 февраль көнне ул Техника йортында чыгыш ясады. Моңа кадәр аның концертларын күрше Лениногорск шәһәренә барып караучы бөгелмәлеләргә бу зур бүләк булды. Радик Юлъякшин -- узган ел Татарстанның "Ел кешесе" исемен алучы. Элвин Грей кушаматы астында...
-
Кукмараның ЮХИДИ коллективы диплом белән бүләкләнде
Казанда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең 2016 ел эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган коллегия утырышы узды. Анда Татарстан буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин, республиканың баш автоинспекторы Ленар Габдерахманов һәм башкалар катнашты. Узган елгы эш нәтиҗәләре буенча республиканың икенче категория ЮХИДИ бүлекчәләре арасында җиңү яулаган Кукмара юл хәрәкәте иминлеге дәүләт...
-
Иң күп сөт савучылар арасында беренче бишлектә Кукмара да бар
(Казан, 8 февраль, "Татар-информ", Лилия Локманова). Алдагы ел белән чагыштырганда, Татарстанда 2016 елда сөт күләме 1 процентка артып, 1770,4 мең тонна тәшкил иткән. Авыл хуҗалыгы оешмаларында савылган сөт күләме 3,3 процентка артып, 1066,2 мең тоннага җиткән. Шәхси хуҗалыкларда исә киресенчә, сөт күләме кимү сизелә. 2016 елда Татарстанда сыер асраучылар бары...
-
Күзләргә зыян килгәндә беренче ярдәм
Күзләрнең кислота яки селте (щелочь) белән зарарлануы яки пешүе -офтальмологиядә еш очрый торган бәхетсезлек очракларының берсе. Күзне селте зарарлаган вакытта алар нык сызлый, яшь ага, блефароспазм күзәтелә. Әлеге төр пешү булганда күз алмасы тоныклана. Ләкин үзгәрешләр берничә көннән соң гына башлана. Бу пешүнең нинди дәрәҗәдә булуын билгеләгәндә комачаулык тудырырга мөмкин....
-
Ришат Төхвәтуллин: Микрофоныма хыянәт итмим!
Татар эстрадасының моңлы җырчысы Ришат Төхвәтуллин кая гына барса да, микрофонын һәрвакыт үзе белән йөртә. Ә күптән түгел җырчы яңа микрофон сатып алган. Ни өчен Ришат ят микрофоннардан җырларга яратмый? Моның сәбәбе нидә икән? - Ришат, ни өчен концертларда үзеңнең микрофоның белән генә җырлыйсың? - Һәрвакыт үземнең микрофоным белән генә...
-
Һай тешем, вай тешем... (сораштыру)
Кайсы гына җирең авырып-сырхаулап китсә дә - бәла. Тик менә теш сызлавыннан да яманы бар микән? Теге даруны кабасың, монысына үреләсең, интернет челтәрендәге халык медицинасы ысулларына мөрәҗәгать итәсең. Әмма ничек кенә тырышма, табибка барып дәвалатканчы, Шәүкәт Галиевның "Һай, тешем!" дигән шигырендәгечә башларны бораулапмы-бораулый ул... Ә менә сез тешләрегезне ничек саклыйсыз?...
-
Кукмарадан читтә яшәүчеләр игътибарына!
"Хезмәт даны" һәм "Трудовая слава" газеталарының электрон версиясенә подписка игълан ителә. 6 айга язылу бәясе - 300 сум.
-
Район башлыгы дәваханәдә сәламәтлеген ныгытучы сугыш ветеранын юбилее белән котлады (фото)
Бүген Лельвиж авылында гомер кичерүче Платонов Петр Кондратьевичка 90 яшь тулды. Сәламәтлеге какшап китү сәбәпле, юбиляр бүгенге көндә дәваханәнең терапия бүлегендә үзенең сәламәтлеген ныгыта. Район башлыгы Сергей Димитриев ветеранны туган көне белән тәбрикләп, аңа Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук район үзәк...