Күзләргә зыян килгәндә беренче ярдәм
Күзләрнең кислота яки селте (щелочь) белән зарарлануы яки пешүе -офтальмологиядә еш очрый торган бәхетсезлек очракларының берсе. Күзне селте зарарлаган вакытта алар нык сызлый, яшь ага, блефароспазм күзәтелә. Әлеге төр пешү булганда күз алмасы тоныклана. Ләкин үзгәрешләр берничә көннән соң гына башлана. Бу пешүнең нинди дәрәҗәдә булуын билгеләгәндә комачаулык тудырырга мөмкин....
Күзләрнең кислота яки селте (щелочь) белән зарарлануы яки пешүе -офтальмологиядә еш очрый торган бәхетсезлек очракларының берсе. Күзне селте зарарлаган вакытта алар нык сызлый, яшь ага, блефароспазм күзәтелә. Әлеге төр пешү булганда күз алмасы тоныклана. Ләкин үзгәрешләр берничә көннән соң гына башлана. Бу пешүнең нинди дәрәҗәдә булуын билгеләгәндә комачаулык тудырырга мөмкин.
Кислота белән пешү, югарыда әйтелгән очрактан аермалы буларак, күз тукымаларына тирән үтеп керми.
Бәхетсезлек очрагы туса, тиз арада зарарланган күзне чиста су белән юарга, химик матдәдән чистартырга кирәк. Шуннан соң, кичекмәстән, беренчел ярдәм күрсәтү пунктына мөрәҗәгать итәргә. Эшкә яраклылык пешү дәрәҗәсенә карап билгеләнә.
Күздә яки күз кабагында киселгән яра булган очракта, зарарланган; стерильләштерелгән тукыма кисәге белән каплап, нык итеп кысмыйча бәйләп куярга. Күз алмасы гел хәрәкәтләнеп тормасын өчен икенче күзне дә каплап куярга һәм тиз арада табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Күзгә бәрелү, сугылу очраклары булганда, зарарланганын күзгә салкын компресс кую мәслихәт. Чит җисем кереп, "чүп" күзнең ак матдәсендә яки аскы өлешендә генә булса, чиста кулъяулык очы белән чыгарырга мөмкин. Ә инде күренмәсә, мөстәкыйль рәвештә алырга тырышмагыз, мөмкин кадәр тизрәк офтальмологка барсагыз яхшырак булыр.
Гүзәл ВӘЛИЕВА, табиб-офтальмолог
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев