Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район башлыгы дәваханәдә сәламәтлеген ныгытучы сугыш ветеранын юбилее белән котлады (фото)

Бүген Лельвиж авылында гомер кичерүче Платонов Петр Кондратьевичка 90 яшь тулды. Сәламәтлеге какшап китү сәбәпле, юбиляр бүгенге көндә дәваханәнең терапия бүлегендә үзенең сәламәтлеген ныгыта. Район башлыгы Сергей Димитриев ветеранны туган көне белән тәбрикләп, аңа Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук район үзәк...

Бүген Лельвиж авылында гомер кичерүче Платонов Петр Кондратьевичка 90 яшь тулды. Сәламәтлеге какшап китү сәбәпле, юбиляр бүгенге көндә дәваханәнең терапия бүлегендә үзенең сәламәтлеген ныгыта. Район башлыгы Сергей Димитриев ветеранны туган көне белән тәбрикләп, аңа Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук район үзәк дәваханәсенең баш табибы Равил Халиев, Лельвиж җирлеге башлыгы Рәис Хөсәенов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиевалар да туган көн иясенә үзләренең котлауларын ирештерделәр.

-Мин сугыштан кайткач, 30 ел комбайнда эшләдем. Авырлыкларны бик күп күрдек, әмма сынмадык, сыгылмадык, - ди ветеран. - Бераз сырхаулап китеп, дәваханәгә ятарга туры килде әле. Биредә мине бик яхшылап дәвалыйлар. Ветераннар өчен махсус җиһазландырылган бүлмәм якты, җылы, бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Табибларга да, мине туган көнем белән котларга килгән һәркемгә рәхмәтем зур.

Петр Платонов тормыш иптәше белән алты балага гомер биргән. Аның алты оныгы, өч оныкчыгы бар.

Юбилярны чын күңелдән бәйрәме белән котлыйбыз, сәламәтлек, тыныч, имин тормыш телибез.

Алсу Идрисова хәбәре һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев