8 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Район китапханәсе балалар өчен бәйрәм оештырды (фото)
Район балалар китапханәсе төрле яшьтәге балалар өчен "Яңа ел могҗизасы" дигән театральләштерелгән тамаша оештырды. Бәйрәм белән котларга Аю, Куян, Убырлы һәм башка әкият геройлары килгән иде. Балаларны тапкырлыкта, зирәклектә сынаганнан соң, Кыш бабай истәлек бүләкләре һәм баллы күчтәнәчләр өләште.
-
Вахит авылында узган “Яңа ел бәйрәмнәре”ннән фоторепортаж
Вахит авылы халкы тырышып эшли дә, күңелле итеп ял да итә белә. Авылыбызда ел саен әлеге зур бәйрәмнәр традициягә кереп бара. Бу юлы да 2017 елны каршылап, Вахит авылында: 31 декабрь - Бал-Маскарад, 1 гыйнвар - зур концерт, лотерея уеннары, 2 гыйнвар -б алалар Яңа Елы бәйрәмнәре үткәрелде, шулай ук...
-
Таудан шуганда алган җәрәхәттән бала үлгән
Малайның әнисе белдерүенчә, Дәүләкән шәһәре хастаханәсе медицина персоналы тарафыннан баланың хәле тиешенчә бәяләнмәгән. (Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Башкортстанның Дәүләкән шәһәрендә боз тавыннан шуганда 5 яшьлек бала җәрәхәт алу нәтиҗәсендә үлгән. Хәзер бу фаҗиганең сәбәпләре ачыклана. Бу хакта Россия тикшеру комитетының республика буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. "Башлангыч мәгълүматлар буенча,...
-
Тиз әзерләнә торган торт
Камыр өчен бер банка куертылган сөт, ике йомырка, бер стакан он, бер чәй калагы чәй содасы яки "разрыхлитель" кирәк булачак. Крем өчен 250 миллилитр каймак, бер банка куертылган сөт (вареная сгущенка) кирәк. Куертылган сөткә йомырканы салып, яхшылап болгатырга. Он белән чәй содасын да өстәргә. Юка итеп 3 корж пешерергә. Алар...
-
Яңа елда иң күп сөт савучы районнар исемлегендә Кукмара да бар
Татарстанның кайбер районнары, узган ел белән чагыштырганда, сөтне 118 процентка артыграк сава башлаган Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 2017 елның 6 гыйнварына мәгълүматлары буенча, республикада сөт җитештерү өлкәсендә лидерлар үзгәрешсез кала диярлек. Көненә иң күбе сөтне Әтнә райоында савып алалар. Биредә һәр сыер уртача 22,8 кг сөт бирә. Иң...
-
Алабута икмәге ашап үскән әбием
1927 елда Мәмәшир авылында гаиләдә өченче бала булып дөньяга килгән әбиемнең балачагы, яшьлеге авыр сугыш елларына туры килә. Күңелле уеннар уйнап, тырышып уку белән мавыгасы урында, ул апасы белән бергә үгез җигеп кырда эшли. Әтисен һәм абыйсын сугышка озатканнан соң, барлык эш әнисе һәм балалар җилкәсенә төшә. Авыл халкы белән...
-
Чарлы клубында “Раштуа утырмасы” узды (фото)
Бәйрәм уңаеннан бик матур чара оештырылды. Чара багулар, рус җырлары һәм биюләрен башкару, уен һәм бәйгеләр белән үрелеп барды. Фото "Наш Кукмор"