Вахит авылында узган “Яңа ел бәйрәмнәре”ннән фоторепортаж
Вахит авылы халкы тырышып эшли дә, күңелле итеп ял да итә белә. Авылыбызда ел саен әлеге зур бәйрәмнәр традициягә кереп бара. Бу юлы да 2017 елны каршылап, Вахит авылында: 31 декабрь - Бал-Маскарад, 1 гыйнвар - зур концерт, лотерея уеннары, 2 гыйнвар -б алалар Яңа Елы бәйрәмнәре үткәрелде, шулай ук...
Вахит авылы халкы тырышып эшли дә, күңелле итеп ял да итә белә. Авылыбызда ел саен әлеге зур бәйрәмнәр традициягә кереп бара. Бу юлы да 2017 елны каршылап, Вахит авылында:
31 декабрь - Бал-Маскарад, 1 гыйнвар - зур концерт, лотерея уеннары, 2 гыйнвар -б алалар Яңа Елы бәйрәмнәре үткәрелде, шулай ук яшьләр өчен дискотекалар оештырылды.
Әлеге бәйрәм тамашаларында авылыбызның үзешчән артистлары, Нәзилә Тимергалиева җитәкчелегендәге "Сәйлән" бию төркеме чыгыш ясадылар. Төрле кызыклы уеннар, дәртле биюләр, Кыш бабай һәм Кар кызы белән күңел ачулар, иганәчеләребез тарафыннан бүләк ителгән салют аттыру тамашасы да булды. Тамашачылар барлык катнашучыларга алкышлап, рәхмәтләрен җиткерделәр.
Әлеге узган бәйрәмнәрдән сезгә фоторепортаж тәкъдим итәбез.
Нияз Кәримуллин,
Казан дәүләт мәдәният институты студенты
Зилә Корбанова фотолары,
Вахит мәдәният йорты хезмәткәре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев