Таудан шуганда алган җәрәхәттән бала үлгән
Малайның әнисе белдерүенчә, Дәүләкән шәһәре хастаханәсе медицина персоналы тарафыннан баланың хәле тиешенчә бәяләнмәгән. (Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Башкортстанның Дәүләкән шәһәрендә боз тавыннан шуганда 5 яшьлек бала җәрәхәт алу нәтиҗәсендә үлгән. Хәзер бу фаҗиганең сәбәпләре ачыклана. Бу хакта Россия тикшеру комитетының республика буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. "Башлангыч мәгълүматлар буенча,...
Малайның әнисе белдерүенчә, Дәүләкән шәһәре хастаханәсе медицина персоналы тарафыннан баланың хәле тиешенчә бәяләнмәгән.
(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Башкортстанның Дәүләкән шәһәрендә боз тавыннан шуганда 5 яшьлек бала җәрәхәт алу нәтиҗәсендә үлгән. Хәзер бу фаҗиганең сәбәпләре ачыклана. Бу хакта Россия тикшеру комитетының республика буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
"Башлангыч мәгълүматлар буенча, Дәүләкән шәһәрендә 5 яшьлек малай 3 гыйнвар көнне таудан шуганда башы белән бәрелгән. Малайның әнисе белдерүенчә, Дәүләкән шәһәре хастаханәсе медицина персоналы тарафыннан баланың хәле тиешенчә бәяләнмәгән. Нәтиҗәдә, баланы Уфа республика хастаханәсенә алып барганнар. Әмма анда медицина ярдәме күрсәтелүгә карамастан, бала үлгән", - диелгән хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев