7 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Сагыз сатып йорт җиткезеп була икән... (фото)
Балтач районы Борбаш авылында яшәүче Гөлназ Сибагатуллина тормышын урманнан башка күз алдына да китерми. Үзе дә көлеп: "Тәпи киткәннән бирле урманда инде мин", - дияргә ярата. Ярату бер хәл, урманга барып, матурлыкка гына сокланып йөри торганнардан түгел ул. Табигать хәзинәсен җыеп сатып, өстәмә керем алуны да максат итеп куйган. Гөлназ...
-
Район башлыгы Кукмара киез итек-киез комбинаты хезмәткәрләре белән очрашты
Район башлыгы Сергей Димитриев 2016 елның беренче яртыеллыгы буенча социаль-икътисадый эш нәтиҗәләре, дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгының икътисадый күрсәткечләре турында сөйләде, киләчәккә булган планнар һәм бурычларны ассызыклады. Очрашуда катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Очрашуда шулай ук булачак сайлаулар турында да сөйләшенде.
-
Мәңге истә: 5 ел аларсыз...
Бүген, 7 сентябрь -2011 елда авиаһәлакәткә очрап, гомерләре өзелгән "Локомотив" хоккей командасын искә алу көне. Бу көнне Континенталь хоккей лигасы һәм Яшьләр хоккей лигасында матчлар уздырылмый. Моннан 5 ел элек Туношна аэропорты янында хоккейчылар утырган ЯК-42 самолеты һәлакәткә юлыкты. Аларның сезондагы беренче матчка барышы иде. Команданың самолетта булган бер генә...
-
“Татарстан командасы” проектына Өлге авылы балалары да кушылды (фото)
(Кукмара, 7 сентябрь, "Хезмәт даны"). Әлеге проект кысаларында Өлге авылы клубында балалар белән "Күңелле стартлар" дигән уен оештырылды, шулай ук малайлар-кызлар "Татарстан- минем туган җирем" дигән мәгълүмати сәгатьтә дә актив катнаштылар.
-
Кукмарада “Вольво” юл читенә төшеп капланган
(Кукмара, 7 сентябрь, "Хезмәт даны"). Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, кичә, 6 сентябрьдә, көндезге сәгать 11.15тә Манзарас авылының Лобачевский урамында юл фаҗигасе була. "Вольво" йөк автомобиле шоферы руль белән идарә итүен югалта, нәтиҗәдә йөк төялган автомобиль юл читенә төшеп каплана. Руль артында Мамадыш районы кешесе була....
-
Кукмаралылар “Башваткыч”та катнашып кайтты
(Кукмара, 7 сентябрь, "Хезмәт даны"). Моңарчы телевизордан гына карап күргән "Башваткыч" тапшыруына безнең металл савыт-сабалар заводы хезмәткәрләренә дә барырга насыйп булды. Бәйгедә катнашучы кызларыбыз: Лидия Хәсәнова, Гөлүсә Шаһабиева, Эльза Ивановалар Казанга киткәндә аларны завод ишегалдыннан җитәкчеләребез, изге юллар теләп, озатып калдылар. Шул арада ашханә мөдире Рәсимә Хантимирова да, юлда тамак...
-
#ТатарстанныңЯхшыХәбәрләре акциясе кысаларында пенсионер ханымның өй түбәсе алыштырылды (фото)
Татарстанда "Шәфкатьлелек атнасы" бара. Аның кысаларында "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Түбән Үрәс авыл җирлегендә булып кайттылар. Иске Оча авылында яшәүче Рая Матвеева яши торган йортның түбәсе бик начар хәлдә, яңгырлы көннәрдә аннан су үтә иде. Пенсионер ханым минималь пенсия ала, өй түбәсен алыштыру аның хәленнән килерлек түгел....
-
Биш көнлек укуга күчәбез?!
Күптән түгел Россия мәгариф һәм фән министры итеп билгеләнгән Ольга Васильева әти-әниләрне сөендерерлек шактый яңалыклар җиткергән иде. Шулар арасында биш көнлек укуга күчү йөрәккә сары май булып ятканыдыр, мөгаен. Ә безнекеләр ике көн ял итәрме соң? Әтиләр, балагыз кайсы мәктәптә? -Белем көненә балаларның әтиләре белән бергәләп килүе аеруча күңелле. Аларны...
-
14 яшьлек Кукмара кызы белән Россиянең күп кенә хоккей клублары кызыксына (ФОТО)
Казанның «Форвард» хатын-кызлар хоккей командасы һөҗүмчесе, Ухта шәһәренең «Арктик-Университет» хоккей клубы белән өч елга контракт төзегән. Фәнүзә Кадырова Кукмара районы Сәрдекбаш авылыннан. Хоккей белән 7 яшьтән бирле шөгыльләнә. Башта Саба районының хатын-кызлар хоккее җыелма командасы составында уйный. Аннары Казанның «Форвард» командасына күчә. Фәнүзә белән Россиянең күп кенә хоккей клублары кызыксына....
-
Туембаш һәм Лубян җирлекләре бүген Кукмарада “Кичке уен” оештыра
Җиңү Паркы каршындагы мәйданда "Кичке уен"нар дәвам итә. Бүгенге "Кичке уен"ны исә Туембаш һәм Лубян авыл җирлекләре үзешчәннәре оештырачак. Программада: дәртле җырлар, мавыктыргыч конкурслар, дискотека. Рәхим итегез, бик күңелле булачак! Башлана сәгать 20.00дә.
-
Туембашта халык җыены узды (фото)
(Кукмара, 7 сентябрь, "Хезмәт даны", Гөлгенә Шәрипова). Авыл җирлекләрендә үткәрелүче халык җыеннарының чираттагысы Туембашта узды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин ярты елда районда башкарылган эшләр, киләсе елга планлаштырылган эшләр белән таныштырды. Авыл җирлеге башлыгы Илфат Гарипов үз чыгышында кыскача гына шушы төбәкнең тормыш-көнкүреше, хәл ителгән мәсьәләләр, булган проблемалар турында...