7 апрель 2016 яңалыклары
-
Гүзәлем белән Салават Миңнеханов “Доширак” ашый башлаган
Cалават Миңнехановның инстаграммында соңгы вакытта ризыклардан "Доширак" та, күкәй тәбәсе генә күренә. "Шәһри Казан" хәбәрчесе җырчыдан моның сәбәбен сораган: - Гастрольләр белән вакытыгыз тар, күрәмсең. Ә буш вакытта, Гүзәлем сезне нинди тәм-томнар белән сыйлый? Салават болай җавап биргән: - Ул "Доширак" дигәнегез Чаллыда ашалды. Без юлдан килгән, арыган кешеләр, тамак...
-
Рәҗәп ае башлана: уразага әзерләнергә вакыт
Иртәгә, 8 апрельдә - рәҗәп аеның беренче көне. 7 апрельдән 8 апрельгә каршы кичтә - Рәгаиб кичәсе. Рәҗәп - Аллаһы Тәгалә кан коюларны һәм низагларны тыйган дүрт айның берсе. "Рәҗәб" сүзе үзе өч хәрефтән тора (гарәп телендә сузыклар юк), алар түбәндәгеләрне аңлата: "р" - "рәхмәт" (Аллаһның мәрхәмәтле Зат булуы, Аның...
-
ЮХИДИ штрафыннан качып булмый
Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елның өч аенда район территориясендә биш юл фаҗигасе булган, җиде кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Һәлакәтләргә китергән төп сәбәпләр булып юлның каршы як полосасына чыгу, урам чатларын узганда тиешле кагыйдәләрне үтәмәү тора. Җәяүлеләр гаебе белән бер бәхетсезлек очрагы теркәлгән....
-
Кысмыр эш бирүче белән юлың янәшә бармасын
Тормыш итү өчен көн дә акча кирәк, ә эш табу җиңел түгел. Шуңа күрә, бүгенге көн турында гына уйлап, эш бирүче белән килешү төземичә генә эшләргә ризалашучылар җитәрлек. Алар ни югалта, ялгышлары нидә? Эш бирүчеләргә мондый очракта нинди җаваплылык каралган? Бу хакта без район мәшгульлек үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Роза...
-
Китапханә яңалыклары
Өлге авылы китапханәчесе Альбина Салихова, кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен, 2016 ел - Россиядә кино елы уңаеннан "Мультфильмнар иленә сәяхәт" дип исемләнгән кичә үткәрде. Мультфильм карауның максаты: балаларда бөек шагыйребез Г.Тукай, А.Алиш иҗатына ихтирам, балаларга Г.Тукай әкиятләре аша әхлак тәрбиясе бирү. Тырыш авылы китапханәчесе Рузилә Төхвәтуллина, урта яшьтәге мәктәп укучылары...
-
Районыбыздан 80нән артык егет солдатка алыначак
1 апрельдән армиягә язгы чакырылыш башланды. Хезмәт итәргә теләүчеләр күп, ди район хәрби комиссариатының хәрби хезмәткә чакыру бүлеге җитәкчесе Наил Гаптрәүпов. 23 апрельдә Казаннан контроль медицина комиссиясе киләчәк, шуннан соң егетләргә армиягә чакыру кәгазьләре бирелә башлаячак. Бу чакырылышта районыбыздан 80нән артык егет солдатка алыначак. Беренче төркемнәрне 10, 11майда озату планлаштырыла.