Кысмыр эш бирүче белән юлың янәшә бармасын
Тормыш итү өчен көн дә акча кирәк, ә эш табу җиңел түгел. Шуңа күрә, бүгенге көн турында гына уйлап, эш бирүче белән килешү төземичә генә эшләргә ризалашучылар җитәрлек. Алар ни югалта, ялгышлары нидә? Эш бирүчеләргә мондый очракта нинди җаваплылык каралган? Бу хакта без район мәшгульлек үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Роза...
Тормыш итү өчен көн дә акча кирәк, ә эш табу җиңел түгел. Шуңа күрә, бүгенге көн турында гына уйлап, эш бирүче белән килешү төземичә генә эшләргә ризалашучылар җитәрлек. Алар ни югалта, ялгышлары нидә? Эш бирүчеләргә мондый очракта нинди җаваплылык каралган? Бу хакта без район мәшгульлек үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Роза Рәхмәтуллина белән әңгәмә кордык.
-Роза Рафаилевна, рәсми төстә кабул ителмичә хезмәт куюның ни дәрәҗәдә отышсыз булуын искәртеп үтик әле.
-Әйе, кайбер эшкуарларның хезмәткәрләрен телдән генә сөйләшенеп эшләтүләре сер түгел. Бу аларга салымнар һәм башка мәҗбүри түләүләрдән качып, акчаларын янга калдыру өчен бик кулай. Ә хезмәткәр өчен моның нәтиҗәләре авыр булачак, чөнки ул барлык социаль гарантияләрдән мәхрүм, иртәгесе көнгә ышанычы юк дигән сүз. Бердән, аның хезмәт стажы исәпләнми, шәхси пенсия счетына да кертем күчерелеп бармый, димәк, киләчәктә пенсиясе аз булачак. Икенчедән, авырып эш калдырган өчен яки эштә бәхетсезлек очрагы була калса, яисә йөклелек һәм бәби табу уңаеннан да "больничный" акчасына өметләнәсе юк. Бер ел ярым буе бала караган өчен пособие дә социаль яклау бүлеге аша минималь күләмдә генә түләнә. Физик затларның керемнәреннән тотыла торган салымны бюджеттан кайтарып алу мөмкинлегеннән дә файдаланып булмый.
-Эшсезлек буенча пособие дә хезмәт кенәгәсендәге язуга карап түләнә түгелме?
-Әйе. Әлеге пособиенең күләме соңгы өч айдагы уртача хезмәт хакына нигезләнеп исәпләнә. Әгәр мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итүче моңа кадәр 12 ай эчендә рәсми төстә 26 атна эшләмәгән икән, ул 850сум күләмендәге иң аз пособие алырга хокуклы.
-Хезмәткәр белән килешү төзүдән тайпылган яки тиешенчә төземәгән эшкуарларны башларыннан сыйпамыйлардыр, шәт.
-Әйе. Вазыйфаи затларны - 20 мең сумга кадәр, юридик зат булмаган эшмәкәрләрне - 10 мең сумга кадәр, юридик затларны 100 мең сумга кадәр күләмдә административ штрафларга тарту каралган. Кыңгыр эш кабатланган очракта штрафлар күләме арта, ә вазыйфаи затка 1 елдан 3 елга кадәр квалификациясеннән мәхрүм ителү яный.
-"Соры" хезмәт хакы түләнүен ничек дәлилләргә соң?
-Эш бирүченең эшчәнлеге һәм хезмәт хакы түләнүе турындагы барлык документларны алдан ук җыеп, хезмәткәр республиканың дәүләт хезмәт инспекциясенә яки район прокурорына мөрәҗәгать итә ала. Шулай ук "кысмыр эш бирүче турында мәшгульлек үзәгенең бушлай "кайнар линия" телефонына (2-65-76) шалтыратып хәбәр итәргә мөмкин.
-Хезмәткәрләренә минималь эш хакыннан кимрәк түләүчеләргә карата нинди чаралар күрелә?
-Бүгенге көндә минималь хезмәт хакы федераль закон нигезендә айга 6204 сум, ә Татарстанда 7309 сум дип билгеләнде, шуннан да аз түләнергә тиеш түгел. Шушы таләпне һәм, гомумән, хезмәт законнарын бозучыларны административ штрафлар көтә. Инде бу чара да тәэсир итми икән, зуррак күләмдәге штрафлар яный, ә вазыйфаи зат 1 елдан 3 елга кадәр квалификациясеннән мәхрүм ителергә мөмкин.
-Эшсезлек буенча пособиегә әйләнеп кайтыйк әле. Бу ярдәмне алдау юлы белән алырга омтылу очраклары бармы?
-Кызганычка каршы, үткән елда шундый 8 очрак ачыкланды. Әлеге затларга карата җинаять эшләре ачылды һәм законсыз төстә алган акчаларының бер өлеше бюджетка кире кайтарылды. Эшле булуларын яшереп, эшсезлек буенча пособие алучыларны ачыклау буенча мәшгульлек үзәге белгечләре актив эш алып бара, бу нисбәттән алар район прокуратурасы белән хезмәттәшлек итәләр.
Мәгълүм булганча, алдашу яхшыга илтми. Инде сүземне йомгаклап, һәркемгә сәламәтлек, муллык һәм "ак" хезмәт хакына эшләүләрен телим.
Әңгәмәне Гөлҗофар МИННЕХАНОВА алып барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев