3 апрель 2016 яңалыклары
-
Райондашыбызга Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды
Торак-комммуналь хүҗалыгы өлкәсендәге озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм "Торак коммуналь хуҗалыгы һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре көне" уңаеннан "Бердәм исәп-хисап үзәге" җаваплылыгы чикләнгән ширкәтнең бухгалтер -кассиры Петрова Рәмзия Габдулла кызы Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
-
Ельцин чүлмәк ваткан Сабантуйның оештыручысы моңарчы беркемгә дә сөйләмәгән серләрне чиште
20 ел элек Россиянең ул вакыттагы Президенты Борис Ельцин Арча Сабан туена килеп, чүлмәк ватып киткән иде. Бу вакыйганы әле дә искә алалар. Әйтик, Илбашының күзенә бәйләнгән тасма үтә күренмәле булмаганмы? Ельцин кунак булган Сабан туеның оештыру комитеты рәисе Ринат ага Фазлыйәхмәтов моңа кадәр беркемгә дә ачмаган кайбер серләрне "ВТ"га...
-
Арзан чакта “Хезмәт даны”на язылып кал!
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Быелның икенче яртыеллыгына газета-журналларга бәяләр арту көтелә. Шуңа "Хезмәт даны" ("Трудовая слава") газеталарына бүгенге бәядән язылып калырга чакырабыз. Исегезгә төшерәбез: район газетасының ярты елга язылу бәясе - 528 сум.
-
Эшсез гражданнар игътибарына!
Мәшгульлек үзәге бухгалтер 1С, ЭВМ операторы белгечлекләре буенча курсларга туплауны дәвам итә. Уку төркемнәре календарь ел дәвамында туплана. Эшсез гражданнарның укуы өчен мәшгульлек үзәге түли. Укырга мәшгульлек хезмәте тарафыннан җибәрелгән гражданнарга стипендия түләнә. Тәфсилле мәгълүмат алу өчен мәшгульлек үзәгенә яки 2-76-95 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
-
Чын яз җылысын кайчан көтәргә?
Кояш һәм тотрыклы плюс билгесендәге температураларны әле бер атна көтәргә туры киләчәк. Термометрлар күрсәткечләре +10+12 градус дәрәҗәсенә киләсе атнаның ахырына гына күтәреләчәк. 10 апрельдә +12, ә 11 апрельдә +13 градус вәгъдә ителә. Чәршәмбе - 6 апрельгә кадәр яңгыр явуы көтелә, һава температурасы исә көндезен +1 +6 дәрәҗәсендә, ә төннәрен 0...
-
Машина поезд астына эләккән
Кичә 20.40 сәгатьтә "Галәм әхрамы" янындагы тимер юл переездында ВАЗ-2170 автомобилен поезд бәреп китә. "Лада" переезд аша узганда, аның тәгәрмәче кысылып кала. Машина хуҗасы аны чыгара алмый. 10 минуттан поезд күренә. Машинист поездны туктатырга өлгерми. Сөенечкә, үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр юк. http://intertat.ru
-
Сыерчыкларга оялар әзер
Сыерчыклар үзләренең матурлыклары, сайраулары белән һәркемне сокландыра. Әллә кайлардан бала чыгару өчен арып-талып кайталар бит алар. Кайтуларына әзер оялар булса ярый ла... Без, Таҗи Гыйззәт урамында яшәүчеләр, Атлас Булатов исемендәге ял паркына сыерчык оялары ясап куярга кирәк дигән фикер белән чыктык. Агач эшенең остасы булган Илшат Каюмов бу тәкъдимне берсүзсез...
-
Кукмара районында туберкулез авырулы 23 кеше исәптә тора
Кукмара районында туберкулез авырулы 23 кеше исәптә тора, шуның 18ендә - бу чирнең ачык формасы. Үткән 2015 елда мондый 8 авыру ачыкланган, 5се ачык форма белән авырый. Бу куркыныч чирнең чыганагы - "Кох таякчыклары" дигән микобактерияләр. Алар авыру кешедән һава юлы белән, ягъни сөйләшү, төчкерү яки йөткерү вакытында, шулай ук...