1 апрель 2017 яңалыклары
-
17 сум акча өчен мәктәп укучысын кыйнаган?!
12 яшьлек укучы җинаятьче кулыннан качырга өлгерә. Бу вакыйга Чистайда була. 12 яшьлек кыз әбисеннән кайтып барганда, аңа бер ир ташлана. 17 сум акчасын алып, битенә берничә тапкыр суга һәм тагын 1000 сум акча алып килергә куша. Бәхеткә, кыз бала аңардан кача ала. Хәзер бу ирне эзлиләр, дип яза "Әтнә...
-
Социаль ипотека: һәркемне кызыксындырган 11 сорауга ҖАВАП
2005 елдан 2016 елга кадәр республикада социаль ипотека программасы буенча барлыгы 118 мең гаилә тораклы булган. Бу өлкәдәге үзгәрешләр турында гел язып торсак та, программадагы яңалыкларны халыкка җентекләп аңлатсак та, социаль ипотекага кагылышлы сораулар редакциябезгә еш килә. Бу юлы укучыларыбыздан килгән сорауларга Татарстан Президенты каршындагы Торак фондының мәгълүмат сәясәте төркеме...
-
Синоптиклар: Татарстанда һава торышы үзгәрәчәк
Синоптиклар Татарстанда һава торышы шартларының начараюын кисәтә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, 2 апрельдә төнлә һәм көндез республика буенча күз күреме 500 м һәм аннан азрак булачак. Томан, кыска вакытлы буран көтелә. Көндез төньяк-көнбатыштан секундына 15-18 метр тизлектә (Казанда секундына 15 метр) көчле җил булачак, ди...
-
Елмаеп-көлеп алыйк (мәзәкләр)
- Сәлам, күрше, ничек анда бәләкәчегез? - Бәләкәч әйбәт, безнең генә йокы күргән юк. - Саниянең хәлләре ничек? - Сания - ул мин. Ә Вәлинең кыяфәте минекеннән дә куркынычрак... Ишек төбендә мине, балкып, өч яшьлек улым каршы ала: - Әти, син миңа берәр нәрсә сатып алдыңмы? - Юк шул, улым,...
-
Бәйрәм торты
5 йомырка белән 1 стакан шикәр комын миксер ярдщмендщ 10-15 минут күпертәбез. Күпергән массага 1 стакан он һәм 1 чәй калагы камыр йомшарткыч (разрыхлитель) салабыз. Шуны яхшы итеп болгатабыз. Әзер массаны торт пешерә торган, астына кургаш (фольга) җәелгән формага салабыз һәм 40-45 минутка духовкага куябыз. Тортның камыры пешкәч, 10-15 минут...
-
“Мерседес”та кайттык
Декабрь айлары, буранлы көн иде, мин йомыш белән бистә үзәгенә төштем. Администрация бинасы янына бик күп машиналар җыелган. Машиналарның да ниндие генә юк, бик кыйммәтлеләре дә бар арада. Бу яшь парларның язылышу көне икән. Матур киенгән егет-кызлар, ЗАГС бинасыннан чыгып, шул кыйммәтле машиналарга утырып, сигналлар бирә-бирә китеп баралар. Нинди күңелле...
-
Табыш (шигъри мизгел)
Әллә кая китте әле илһам, Көндез түгел, төнен дә килми. Аннан башка көннәр моңсу үтә, Кайдан эзләп табыйм, һич белмим. Су буйларын бер әйләнеп кайттым, Таллар арасыннан эзләдем. Ашаудан да калдым, хәлләрем юк, Саргаеп ла бара йөзләрем. Әй, илһамым, илһам, илһамкаем, Кая китеп син соң югалдың? Хыяллар күп иде башкаемда,...
-
Telegram аша хәзер шалтыратып та булачак
Telegram мессенджерында күптән көтелгән шалтырату функциясе барлыкка килде. Яңа опциядән әлегә Көнбатыш Европа кулланучылары гына файдалана. Бу хакта сервисның блогына сылтама ясап, "Российская газета" яза. Шалтыратулар Android һәм iOS кушымталарында эшли. Шалтыратулар "очтан-очка" булган шифрлау ярдәмендә сакланган "уртада кеше" һөҗүменә дә бирешми. Шалтыратуның куркынычсыз булуында ике телефон экранындагы график сурәтләрнең...
-
Кукмара мөхтәсибәте өчен намаз вакыты
-
Җәяүле кайдан йөрергә тиеш?
Поселокның Ленин урамында - вокзалдан металл савыт-сабалар заводы ягына таба җәяүлеләр өчен тротуарны төп юл читенә ясаулары бер дә яхшы булмады. Ни өчен дигәндә, беренчедән, юл тарайды, икенчедән, хәзерге вакытта, язгы чорда аннан бөтенләй йөри торган түгел. Чөнки юлдан үтеп китүче машиналар өскә су чәчрәтә. Элеккеге тротуардан да барып булмый:...
-
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен алданрак түләүчеләргә ташлама ясарга телиләр
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен алданрак түләгән гражданнар ташламага ия булырга тиеш. Бу хакта ТАСС агентлыгы яза. Федерация Советы әгъзалары намуслы түләүчеләргә ташлама ясау тәкъдимен кертергә тели, дип хәбәр иткән журналистларга Федерация Советының икътисади сәясәт рәисе урынбасары Виктор Рогоцкий. "Әгәр аванс түләүләр булса, мондый кешеләргә, һичшиксез, ташлама булырга тиеш. Без Федерация Советында...
-
Кукмара мәдрәсәсендә “Мөслимә” бәйгесе узды (фоторепортаж)
Кукмара мәдрәсәсендә конкурс-бәйгеләр үткәрү матур традициягә әйләнеп бара. Күптән түгел мәдрәсәдә укучы хатын-кызлар арасында узган "Мөслимә" конкурсы да шуңа мисал булып тора. Әлеге күркәм кичәне мәдрәсә директоры Ришат Курамшин ачып җибәрде, килгән кунакларны сәламләп, бәйгедә катнашучыларга уңышлар теләде. Мәдрәсәдә төрле яшьтәге мөслимәләр укыганлыктан, катнашучылар берничә командага бүленде. Өлкән яшьтәгеләр -"Нурлы...
-
Туган көнем – 1 апрель. Ышанасызмы? (сораштыру)
Бүген иң күңелле, уен-көлкегә бай булган бәйрәмнәрнең берсе - халыкара Көлке көне. Тарихи мәгълүматлардан билгеле булганча, әлеге бәйрәм моннан ике мең ел элек Борынгы Римда барлыкка килгән. Ә менә Россиядә Көлке бәйрәме Петр I патшалык иткән вакыттан килә. Беренче массакүләм шаярту исә Мәскәүдә 1703 елда була. Сөрән салучылар, урам буйлап,...