Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Байлангарда сугышчы-интернационалистларны бер минут тынлык белән искә алдылар

Укучылар өчен Әфган сугышы ветераннары белән очрашу оештырылды.

Байлангар авылында сугышчы-интернационалистларга куелган һәйкәл янында совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылу көненә багышланган митинг булды.
Анда район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, район хәрби комиссары Равил Гафиев, ветераннар советы рәисе Валентин Иванов, сугышчы-интернационалистлар советы рәисе Рәшит Шакирҗанов, әфганчылар, мәктәп укучылары, авыл халкы катнашты.

Вафат булган сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм һәйкәлгә веноклар куйдылар. Аннары мәктәп укучылары өчен Әфган ветераннары белән очрашу оештырылды.

Минзәлия Әгълиуллина,

Байлангар мәдәният йорты директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk