Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Вахитлеләрнең 12 миллион сумы кая китә?

Авыл хуҗалыгы тармагында эш беркайчан да җиңел булмаган. Ял күрмичә, көнне төнгә ялгап, кырларда ашлык үстергән, фермаларда терлекчелек продуктлары җитештергән һәр хезмәткәр алдында баш иярлек. Аларның тырышлыгы белән районыбыз ит-сөт җитештерү буенча республикада алдынгылар исәбендә бара.

-Үткән ел безнең район өчен шактый уңышлы булды. Терлекчелек һәм игенчелектә башкарган хезмәтебез юкка китмәде, матур күрсәткечләр белән сөендерде. Район буенча 3792 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелде, 2016 елга караганда 18 процентка артыграк үсеш белән барабыз. Продукция сатудан 2701 миллион сум акча алынды, - диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин. - Әлбәттә, аның күп өлеше терлекчелек тармагына карый. Әмма быел басу-кырлардан югары уңыш алуга ирештек, район буенча барлыгы 120 мең тонна икмәк җыйналды, җитәрлек күләмдә терлек азыгы хәзерләнде.

Еш кына белгечләр бозаулар - фермаларның киләчәге, бозау булмаса, сөт тә булмый, дип кабатлый. Үткән ел районда мөгезле эре терлекләр саны 31214 башка җиткән, 13435 бозау алынган, алдагы ел белән чагыштырганда 837 башка күбрәк. Шулай ук сөтлебикәләрнең саны унбер меңгә җитә язган.

Районда ел буена 776719 центнер сөт җитештерелеп, бер сыерга уртача тулаем савым 7241 килограммны тәшкил итә. Билгеле, сөт елгаларының мул агуында әле дә Вахитов исемендәге, "Урал", "Восток", "Рассвет" кебек алдынгы хуҗалыкларның өлеше зур. Алар көнгә бер сыердан уртача 20-30 килограмм сөт сауса, кайбер хуҗалыклар 10-12 килограммнан арттыра алмый. Шулай да ирешкән уңышларын үрнәк итеп куярлык хуҗалыклар да бар. Әйтик, "Вахитов" җәмгыяте тулаем сөт саву күләмен үткән елга карата 175 процентка җиткергән, ә "Тукай" җәмгыятендә ул 91 процентны гына тәшкил итә.

Быел районда мал санын ике мең башка арттыру, көнлек сөт җитештерүне 250 тоннага җиткерү бурыч итеп куела. Моның өчен барлык мөмкинлекләр дә бар, бары тик хезмәтне дөрес итеп оештырырга гына кирәк, ди белгечләр.

Яңа елга аяк басканда авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре тагын бер сынау алдында калды. Элек сөтнең литрын 28 сумнан сатсалар, бүгенге көндә бәя 20 сум тирәсендә тирбәлә. Әнә Вахитов исемендәге хуҗалык сөт сатудан бер айга 12 миллион сум акча югалта икән. Эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре, мал санын арттырган шәхси хуҗалыкларга продукция җитештерүдә үзкыйммәтне киметү, авыр базар шартларында югалып калмас өчен нишләргә кирәк? "Восток" хуҗалыгында үткәрелгән семинар-киңәшмәдә сүз шул турыда барды.

Ризилә КОРБАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X