Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Урал» җәмгыятендә авыл хуҗалыгы семинары булды

Семинарда үсемлекчелек һәм терлекчелек тармагына караган яңалыклар, башкарылган эшләр турында сөйләштеләр.

«Урал» җәмгыятендә район җитәкчелеге, хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән берлектә семинар-киңәшмә үткәрелде. Семинар хуҗалыкның ындыр табагында башланып китте. Соңгы елларны биредә зур төзекләндерү эшләре башкарыла.

2019 елда биредә яңа ашлык киптерү комплексы төзелгән иде, ул бер сәгатькә 30 тонна ашлыкны киптереп, эшкәртеп, ГОСТ таләпләренә китереп җиткерергә сәләтле. Аннан соңгы елларда складларны төзекләндерү, ярымҗимерек хәлдәге мал торакларын складлар итеп үзгәртеп кору эшләре алып барыла, территориянең әйләнә-тирәсе тәртипкә китерелә.

«“Урал” җәмгыяте 2016 елда элеккеге “Кукмара” агрофирмасы базасында оешып эшли башлады. Хуҗалыкның 5 мең гектардан артык сөрүлек җирләре, 1156 мөгезле эре терлеге бар, шуның 425е - савым сыерлар. Бер сыердан тәүлеккә уртача 30-31 килограмм сөт савабыз. Быелгы корылык безнең җирләрне дә читләтеп үтмәде. Үткән ел бөртеклеләрдә бер гектардан уртача 42 центнер уңыш җыеп алган булсак, быел бу күрсәткеч 18,5 центнерны тәшкил итте. Әмма елына карата бу начар түгел. Хәзерге вакытта кырларны эшкәртү эшләре бара, ел саен барлык мәйданнарның 30-40 процентын тирәнтен сукаларга тырышабыз», - дип таныштырды хуҗалык җитәкчесе Нияз Хәбибрахманов семинарда катнашучыларны.

Хуҗалык җитәкчесенең сүзләренә караганда, быел биредә 36 миллион сумлык техникалар яңартылган: үзйөрешле печән чапкыч, чәчү комплексы, җир эшкәртү, орлык агулау, тырма, күльтиватор, сиптергеч һәм башка агрегатлар сатып алынган.

Семинар хуҗалыкның терлекчелек комплексында дәвам итте. Анда бозаулардан артым алу, терлекләрнең рационы, тана бозауларны дөрес итеп тәрбияләү турында сөйләштеләр. Зур Кукмара мәдәният йортында үткән пленар частьта нәтиҗәләр ясалып, бурычлар билгеләнде.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk