Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Сөт иле” холдингы Кукмарада республика семинары уздырды (+Фоторепортаж)

Бүген "Сөт иле" холдингының "Әсәнбаш", "Лесной", "Дружба" филиалларында республика семинары үтте. Анда "Сөт иле" җаваплылыгы чикләнгән ширкәтенең генераль директоры Минсәгыйрь Нуртдинов, ашлык ресурсларын эшкәртү департаменты җитәкчсе Рафил Ибраһимов, генераль директор урынбасарлары, ширкәтнең республикадагы башка филиалларының генераль директорлары, ветеринария табиблары катнашты. Семинарда катнашучылар иң элек Иске Юмья авылындагы терлекчелек фермасында булып,...

Бүген "Сөт иле" холдингының "Әсәнбаш", "Лесной", "Дружба" филиалларында республика семинары үтте.

Анда "Сөт иле" җаваплылыгы чикләнгән ширкәтенең генераль директоры Минсәгыйрь Нуртдинов, ашлык ресурсларын эшкәртү департаменты җитәкчсе Рафил Ибраһимов, генераль директор урынбасарлары, ширкәтнең республикадагы башка филиалларының генераль директорлары, ветеринария табиблары катнашты. Семинарда катнашучылар иң элек Иске Юмья авылындагы терлекчелек фермасында булып, яшь бозауларны тәрбияләү, мал торакларын кышка әзерләү тәртибе белән таныштылар. "Әсәнбаш", "Лесной", "Дружба" филиалларының ындыр табакларында, күпьеллык үлән басуында, ашлык саклау складларында бүгенге көндәге эш барышы белән таныштылар. Филиал җитәкчеләренә июнь ахырына кадәр пар җирләрен эшкәртеп бетерү, күпьеллык үләннәрдән сенаж һәм силос салуны тизләтү бурыч итеп куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk