Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Әсәнбаш” агрофирмасында урып-җыю оешкан төстә бара

Урып-җыюга әзерлек чаралары күрү, аны оешкан төстә башлап җибәрү өчен җитәкче һәм белгечләр җаваплы булса, кырга чыккач, җитештерүчән эшләү комбайнчыларның осталыгына, тәҗрибәсенә бәйле. "Әсәнбаш" агрофирмасында да, әнә, техника җаен белмәсәләр, инде 15 ел куллануда булган ДОН- 1500 комбайннарын көйле эшләтә алырлар идеме? -Үз һөнәренең остасы булган кешеләр кулында алар, андыйлар...

Урып-җыюга әзерлек чаралары күрү, аны оешкан төстә башлап җибәрү өчен җитәкче һәм белгечләр җаваплы булса, кырга чыккач, җитештерүчән эшләү комбайнчыларның осталыгына, тәҗрибәсенә бәйле. "Әсәнбаш" агрофирмасында да, әнә, техника җаен белмәсәләр, инде 15 ел куллануда булган ДОН- 1500 комбайннарын көйле эшләтә алырлар идеме?

-Үз һөнәренең остасы булган кешеләр кулында алар, андыйлар иске техниканы да сәгать кебек эшләтергә сәләтле, - ди агрофирма җитәкчесе Илдар Гарифуллин.

Нуретдин Габделганиев, Мөхәммәдьяр Мостафин, Виктор Вахрушев, Геннадий Степановларны әйтүе. Аларның бер елны да урып-җыюдан читтә калганнары юк.

-Быелгысы - 25нче сезон. Бу басулар безгә яхшы таныш, ел да иңлибез үзләрен. Төрле еллар булды, быел уңыш яхшы, - диде Геннадий Степанов.

Башка комбайнчыларны да мактап телгә алдылар. Бу аңлашыла да: мондый җаваплы чорда техниканы очраклы кешегә ышанып тапшырып булмый. Көне генә түгел, сәгате дә кадерле бит. Көннәр кызуга киткәч, ашлыгы да тиз өлгерәчәк. Вакытында җыеп өлгермәсәң, уңыш амбарда түгел, җирдә булачак.

Агрофирмада җиде комбайн бу көннәрдә "Виль Куҗым" бүлекчәсендә арыш суктыра. Аңа кадәр "Алга" бүлекчәсендә 438 гектарда игелгән арышны җыеп алганнар. Һәр гектардан уртача 25,5 центнер уңыш суктырыла. Кыр кораблары артыннан салам пресслау техникасы эшкә керешкән. Ә бер комбайн борчакны теземнәргә сала.

-Эшкә оешкан төстә керешкәннәр. Басуларның торышы да сөендерә: чәчүлекләр чиста, кайбер басулар 30-35әр центнер уңыш вәгъдә итә. Агрочараларның вакытында һәм югары сыйфат белән башкарылганы кырларның торышыннан яхшы күренә, - дип билгеләп үтте урып-җыюның барышы белән танышырга килгән район җитәкчесе Сергей Димитриев.

Кукурузлары да кеше биеклеге булып үскән. Димәк, терлек азыклары да мул булачак.

Гөлгенә ШӘРИПОВА. Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk