Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кыр эшләре чорына ярыш шартлары

Урып-җыю эшләрендә катнашучылар арасындагы район ярышына 7 көн саен йомгак ясалып, түбәндәге төр техникада эшләүчеләр арасында җиңүчеләр билгеләнәчәк: 1. Игеннәрне теземнәргә салучы комбайнчылар (гектарларда): ЖВН-6А; ЖРБ - 4,2; чит ил комбайннары. 2. Игеннәрне суктыруда эшләүче комбайнчылар (тонналарда): СК - 5 "Нива", "Енисей"; ДОН-1500; КЗС-7, чит ил комбайннары. 3. "Ягуар", "Полесье",...

Урып-җыю эшләрендә катнашучылар арасындагы район ярышына 7 көн саен йомгак ясалып, түбәндәге төр техникада эшләүчеләр арасында җиңүчеләр билгеләнәчәк:

1. Игеннәрне теземнәргә салучы комбайнчылар (гектарларда):

ЖВН-6А; ЖРБ - 4,2; чит ил комбайннары.

2. Игеннәрне суктыруда эшләүче комбайнчылар (тонналарда):

СК - 5 "Нива", "Енисей"; ДОН-1500; КЗС-7, чит ил комбайннары.

3. "Ягуар", "Полесье", КСК азык культуралары җыю комбайннарында эшләүчеләр (тонналарда).

4. Салам җыюда эшләүче тракторчы-машинистлар (тонналарда).

5. Элеваторга комбайннан ашлык ташучылар (1 тонна йөк күтәрүчәнлеккә исәпләгәндә тонна-километрда).

6. Азык ташучы шоферлар һәм тракторчы-машинистлар (тонна-километр).

7. Салам ташуда эшләүче шоферлар һәм тракторчы-машинистлар (тонна-километр).

Иң югары күрсәткечкә ирешкән хезмәткәрләр җиңүче дип табыла һәм аларга түбәндәге бүләкләр тапшырыла:

-беренче урынга чыккан унбер җиңүчегә - район башлыгының Рәхмәт хаты һәм 800 сум акчалата премия.

-икенче урынга чыккан унбер җиңүчегә - район башлыгының Рәхмәт хаты һәм 700 сум акчалата премия.

-өченче урынга чыккан унбер җиңүчегә - район башлыгының Рәхмәт хаты һәм 600 сум акчалата премия.

Көзге чәчүгә җир хәзерләүче, чәчүче, туңга сөрүче механизаторлар арасындагы район ярышына 7 көн саен йомгак ясалып, норма-сменадагы иң югары нәтиҗәгә ирешүчеләргә түбәндәге бүләкләр тапшырылачак:

-беренче урынга чыккан 3 җиңүчегә - район башлыгының Рәхмәт хаты һәм 800 сум акчалата премия.

-икенче урынга чыккан 3 җиңүчегә - район башлыгының Рәхмәт хаты һәм 700 сум акчалата премия.

-өченче урынга чыккан 3 җиңүчегә - район башлыгының Рәхмәт хаты һәм 600 сум акчалата премия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk