Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кукмараның “Урал” җәмгыяте кыр эшләренә әзер

Яз айларын да вакладык, озак та үтмәс җылы кояш нурлары тыгыз кар катламын ялмап алгандай эретеп юкка чыгарыр. Бик тиздән авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен мөһим чор башлана. Ә хуҗалыклар стартка әзерме соң? Шул уңайдан “Урал” җәмгыятендә булып, техника ремонтының торышы белән танышып кайттык.

Хуҗалыкның баш инженеры Сөләйман абый Хәбибуллин, агроном Илназ Галәветдиновларны да җәмгыятьнең Зур Кукмарада урнашкан машина-техника паркында очраттык. Гараж мөдире Рәис абый Хәнәфиевның да биредә эшләүче егетләр белән кызуланып ниндидер мәсьәләләрне хәл итеп йөргән чагы иде.

- Безнең хуҗалыкта утыз җиде берәмлек чылбырлы һәм көпчәкле тракторлар исәпләнә. Чәчкеч, каток, җир эшкәртү агрегатларын яңа елга кадәр үк ремонтлап куйган идек. Бүгенге көндә соңгы өч тракторны төзәтеп бетерәсе бар, -  диде Сөләйман абый. – Тулаем алганда, без язгы кыр эшләренә әзер дип, ныклы ышаныч белән әйтә алабыз. Хәзерге вакытта азык әзерләүче техникалар ремонтына керештек. Ул да көйле генә бара, авырлыклар юк.

“Урал” җәмгыятендә дүрт һәм биш кешедән торган ике ремонт бригадасы оешкан,  механизаторлар үзләре дә техникаларын төзекләндерүдә катнашалар. Алар көзге кыр эшләреннән соң, чираттагы ялда булып, көч туплап эшкә чыкканнар. Егетләр эшли торган гаражлар җылы, якты, хезмәт өчен барлык уңайлыклар тудырылган.  Үткән ел бу биналарда ремонт ясаганнар, түбәләрен алыштырганнар икән.

- Запас частьлар белән кыенлыклар юк. Ремонт эшләре өчен барлыгы 3 миллион сумнан артык акча тотылды. Егетләр дә булдыралар, двигательне дә, коробканы да үзләре сүтеп җыялар, кисеп, кырдырып, эретеп ябыштырып ясый торган детальләрне дә менә дигән итеп эшләп куялар, - диде Сөләйман абый механизаторларны мактап. - Бары тик кирәкле кораллар, җиһазлар үзебездә булмаган очракта гына техниканы башка җирдә ремонтлатабыз. Мәсәлән, бер К-744 тракторын капиталь төзекләндерү өчен Мамадыш районына җибәрдек. Бу ел саен башкарыла торган эш түгел, берничә елга бер тапкыр гына.

Ураллылар үткән ел машина-техника паркын шактый гына яңартканнар. Бер К-744 тракторы, КФК-800 маркалы азык җыю комбайны, җир эшкәртү агрегаты, каток сатып алганнар. Яңа гына КПП-12  җир эшкәртү җайланмасы кайткан, хәзерге вакытта шуны җыялар.

Эретеп ябыштыручы булып эшләүче Салават Сәяхов һәм Илфат Сәмигуллиннарга хуҗалыкта ел дәвамында эш җитәрлек. Егетләр кыш көне машина-трактор ремонтында катнашалар, кыр эшләре вакытында төзексезлекләр килеп чыкса, басуга чыгып китәләр, әле аларга  ферма тирәсендә дә гел эш табылып тора икән. Бу егетләргә бөтен техниканы ышанып тапшырырга була, куллары алтын, диделәр. Механизаторларның эшләре кызу, санаулы вакытларын әрәм итеп, озаклап сөйләшеп тормадылар, хезмәтләрен дәвам иттеләр.

Манзарас егете Игорь Карповның да, ачкычлар тотып, комбайны янында эшләп йөргән чагы иде. Егет соңгы елда азык әзерләүче кыр корабын иярләгән, аңа кадәр ашлык суктыруда эшләгән. Авырлыклардан куркып тормый, бик булган егетләребезнең берсе ул, диделәр аның турында.

- Хуҗалыкта 17 яшемнән бирле хезмәт куям, бирегә Кукмара аграр көллиятен тәмамлаганнан соң килгән идем. Хезмәтем ошый, техника арасында кайнашырга яратам, - диде ул. – Хәерле язлар килеп, ватылмыйча эшләргә язсын.

- Афәрин егетләргә,  тимер тавыннан менә нинди агрегатлар корып куялар бит. Әле бүгенге көндә Кукмара аграр көллиятендә укып, безгә практика үтәргә  килгән егетләребез дә бар. Киләчәктә менә дигән механизаторлар, белгечләр чыгар алардан, - диде Сөләйман абый. – Элек  хуҗалыкның авыр чаклары да булды, хезмәт хаклары вакытында бирелмәгәч, эшкә килүче юк, яз җитә башласа, техникага утыртырга кеше табып булмый иде. Хәзер андый проблема бетте, гомумән, яшьләр бик актив, эшлибез дип торалар.


автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk