Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кукмара районында язгы чәчүгә 10,2 мең тонна бөртекле һәм кузаклы культуралар орлыгы салынган

Арпа, солы, бодай, вика, борчакның оригиналь орлыкларын һәм люпин белән кукурузның элиталы орлыкларын кайтару дәвам итә.

«Россельхозцентр» ФДБУ Татарстан Республикасы филиалының Кукмара районы бүлеге базасында язгы чәчүгә орлыклар әзерләү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Чарада районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рафак Хәлиуллин, «Россельхозцентр» ФДБУ Татарстан Республикасы филиалының район бүлеге белгечләре, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм агрономнары катнашты. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы порталынды хәбәр ителә.

Чарада районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рафак Хәлиуллин, бүгенге көнгә авыл хуҗалыгы оешмаларында 10,2 мең тонна (ихтыяҗка карата 116%) бөртекле һәм кузаклы культуралар орлыклары әзерләнгән, диде. Арпа, солы, бодай, вика, борчакның оригиналь орлыкларын һәм люпин белән кукурузның элиталы орлыкларын кайтару дәвам итә.

Киңәшмә барышында орлыкларга фитопатологик экспертиза уздыру мәсьәләләре каралды һәм аларны агулау өчен препаратлар сайлау буенча тәкъдимнәр әйтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk