Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кукмара районында алты хуҗалык урып-җыю кампаниясен төгәлләгән

Беренчеләрдән булып, уракны җиңеп чыккан «Урал» хуҗалыгында барлыгы 10184 тонна ашлык суктырылды.

Кукмара районында алты хуҗалыкта урып-җыю эшләре төгәлләнгән. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, калган хуҗалыкларда да игеннәр соңгы гектарларда калып бара.

«Иң беренчеләрдән булып, уракны “Урал” хуҗалыгы җиңеп чыкты. Анда бөртеклеләр гектарыннан уртача 54 центнер уңыш бирде, барлыгы 10184 тонна ашлык суктырылды. Аннан соң уракны тәмамлаган “Рассвет”та - 53,1 (5289 тонна), “Вахитов” җәмгыятендә - 43,1 (1722 тонна), Вахитов исемендәге хуҗалыкта – 54,2 (18695 тонна), Айнур Ризвановның крестьян-фермер хуҗалыгында – 38,6 (3312 тонна), “Восток-Агро”да гектарыннан 39,6 центнер (10016 тонна) уңыш чыкты», - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе агрономы Илдар Габбасов.

Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта туңга сөрү, киләсе ел өчен орлык салу эшләре бара. Бүгенге көндә 82 процент чәчүлек материал тупланган. «Әсәнбаш Агро», «Восток» җәмгыятьләре кукуруздан силос салу эшенә керешкән.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X