Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кукмара элеваторының комбайннар отряды “Сөт иле” җәмгыятенең филиаллары булган агрофирмаларның басу-кырларында эшли

Игенче җитештерелгән ашлык белән үзенә һәйкәл куя дип сөйләнә шигырьләрдә. Сап-сары булып җәйрәп яткан басу-кырларга карап, сөенеп, сокланып куясың. Шул "диңгез" өстеннән йөзеп баручы кыр кораблары тагын да фантазияне киңәйтеп, күңелләрне дулкынландырып җибәрә. Элеваторның "Әсәнбаш" агрофирмасының "Виль Кужым" бүлекчәсе басуларында эшләүче комбайннар отряды да ерактан күзгә ташланды. -Әлеге биш комбайннан...

Игенче җитештерелгән ашлык белән үзенә һәйкәл куя дип сөйләнә шигырьләрдә. Сап-сары булып җәйрәп яткан басу-кырларга карап, сөенеп, сокланып куясың. Шул "диңгез" өстеннән йөзеп баручы кыр кораблары тагын да фантазияне киңәйтеп, күңелләрне дулкынландырып җибәрә. Элеваторның "Әсәнбаш" агрофирмасының "Виль Кужым" бүлекчәсе басуларында эшләүче комбайннар отряды да ерактан күзгә ташланды.

-Әлеге биш комбайннан торган механик отряд "Сөт иле" җәмгыятенең филиаллары булган агрофирмаларның басу-кырларында эшли. Юлның ераклыгына карап, ашлык ташырга дүрт-биш КамАЗ билгеләнә. Безнең генә түгел, башка районнарга да чыгып китәргә туры килә. Монда эшне төгәлләгәч, Теләчегә барачакбыз. Үткән ел Яшел Үзәндә дә урып-җыюда катнашканнар иде егетләр. Кыскасы, тик торырга вакыт юк. "Виль Кужым"да исә 800 гектарда суктырасы бөртеклеләр бар әле. Елына күрә быел уңыш начар түгел. Мәсәлән, "Дружба" бүлекчәсендә гектарыннан 30-35 центнер арыш җыеп алынды, - диде механик төркемнең җитәкчесе Фәрит Ибраһимов. - Әлеге егетләр булганда техника өчен дә борчыласы түгел, гектарлаган иген кырлары да куркытмый. Һәрберсе тәртипле, тырыш, үз эшләренең осталары. Һәр бөртекнең кадерен беләләр.
-Мин 1982 елдан бирле комбайнда эшлим. Хезмәтемне яратып башкарам, авыл баласы бит, безгә техника якын. Механик төркем оешканнан бирле элеваторда хезмәт куям. Быел менә тугызынчы сезон урып-җыюда катнашам. Төркем белән эшләү күпкә отышлырак, дип уйлыйм, чөнки монда һәркем үзе өчен түгел, ә уртакка эшли, команда белән көн дәвамында җыйган күрсәткечләр бишкә бүленә. Техника ватылса да, бер-беребезгә булышабыз, белмәгәнен сорыйбыз. Ашлык ташучы КамАЗлар да буш китми, берсенең ашлыгы җитмәсә, икенче комбайн тутырып җибәрә. Иртәнге сәгать биштә торып көнне башлыйбыз. Кырга чыкканчы техниканы бер кат чистартып, төзеклеген тагын бер кат тикшерәбез. Басудан кичке чык төшкәч кенә кайтып китәбез, - диде Туембаш авылыннан Фидәил Галимов.
"Әсәнбаш" агрофирмасы басуларында комбайнчылар белән эшләүче аксакал агроном Нуретдин Фәләхов та "менә дигән егетләр" дип югары бәяләде, үзенә күрә бер гаиләгә тиңләде ул аларны. Җирдәге саламны күтәреп: "Төшеп калган бер бөртекне дә тапмассың", - диде ул. Әйе, чакрымнар куып кына хезмәт күрсәтеп булмый, аның сыйфаты да булырга тиеш бит әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk