Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Эшлим дисәң, ярдәм бар

Районыбызда икътисадый кыенлыклардан югалып калмый торган, булдыклы эшмәкәрләр, фермерлар байтак. Аларның эшчәнлекләрендә республикабызда эшләп килгән күп төрле программаларның да уңай йогынтысы бар. Район Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе Чулпан Хәнәфина белән әңгәмәбез шул хакта. -Чулпан Габдулловна, үз эшен булдырган затлар өчен бүгенге көндә дәүләт тарафыннан нинди ярдәм каралган? -Республикабызның...

Районыбызда икътисадый кыенлыклардан югалып калмый торган, булдыклы эшмәкәрләр, фермерлар байтак. Аларның эшчәнлекләрендә республикабызда эшләп килгән күп төрле программаларның да уңай йогынтысы бар. Район Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе Чулпан Хәнәфина белән әңгәмәбез шул хакта.

-Чулпан Габдулловна, үз эшен булдырган затлар өчен бүгенге көндә дәүләт тарафыннан нинди ярдәм каралган?

-Республикабызның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы быел ике программа кабул итте: эш башлаучы фермерларга бер тапкыр бирелә торган Грант аша ярдәм һәм гаилә фермаларын үстерүне конкурс нигезендә сайлап алу юлы белән субсидияләү турында. Икътисад министрлыгы исә "Лизинг-Грант" программасы буенча кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү йөкләмәсен алды. Әлеге программалар буенча безнең районнан 17кеше отуга иреште.

-Аларда катнашу шартлары нинди ?

-"Эш башлаучы фермер" программасы буенча Грант күләме - 1500 мең сумга кадәр. Бу программада катнашырга теләк белдерүче соңгы өч елда эшмәкәрлек белән шөгыльләнмәгән, моңарчы дәүләт ярдәме алмаган булырга тиеш. Авыл җирлегендә теркәлү вакытының 24 айдан да артмавы кирәк. Әлбәттә инде, авыл хуҗалыгы буенча махсус белемгә ия яки бу өлкәдә өч елдан да аз булмаган эш стажы булу сорала. Гариза бирүче, Грант отканнан соң, бу эшчәнлеген биш ел буе дәвам итәргә, 3 бер генә булса да даими эш урыны булдырырга бурычлы.

-Гаилә фермаларын үстерүгә юнәлтелгән программага тукталыйк әле.

-Бу очракта Грант проектланган куәтне исәпкә алып бирелә. Мәсәлән, сөт фермалары 24 баш сыердан, эре мөгезле терлек симертү фермалары - 50 баштан, дуңгыз фермалары 20 ана дуңгыздан (200дуңгыз) кимрәккә планлаштырылмаска тиеш.

Грант күләме күздә тотылган барлык чыгымнарның 60 процентыннан да артык була алмый, әмма гариза тапшырган бер фермер кулына 5 миллион сумнан да күбрәк бирү каралмаган. Конкурста катнашырга ниятләүчеләр өчен төп таләпләр: гаилә фермасының эшчәнлеге 12 айдан ким булмаска, моңарчы өч ел дәвамында грантлар алынмаган булырга тиеш.

-"Лизинг-Грант" программасы хакында аңлатма бирсәгез иде.

-Эшчәнлеге бер елдан кимрәк булган һәм бер миллион сумга кадәр ярдәмгә дәгъва белдерүчегә түбәндәге шартны истә тотарга кирәк: субсидия бу очракта аванс итеп түләү өчен лизинг килешүендә каралган сумманың 45 проценты күләмендә бирелә, әмма бер миллион сумнан артык түгел.

Эшчәнлеге бер елдан арткан һәм 3 миллион сумга кадәр дәгъва кылучыга субсидия бирү тәртибе мондый: аванс итеп түләүгә киткән чыгымнарны каплау өчен лизинг килешүендә каралган сумманың 30 проценты күләмендә, әмма 3 миллион сумнан артык түгел.

Лизинг килешүендә төрле механизмнар, транспорт чаралары(җиңел машиналардан тыш), станоклар, приборлар һәм башка җайланмалар булырга мөмкин. Тәфсилле аңлатма белән республика Икътисад министрлыгының рәсми сайтының "Кече һәм урта эшмәкәрлекне яклау һәм үстерү" бүлегендә танышырга мөмкин.

-Микрофинанслауның асылы нидә?

-Бу төр ярдәм елына 10 процентлы өстәмә белән кайтарып бирү шартында бирелә. Микрофинанслаудан кече һәм урта эшмәкәрлек, инфраструктура оешмалары файдалана ала, әмма бурычларны түләү өчен түгел. Башка төр таләпләр дә куела. Күләме исә һәр оешманың түләү сәләтенә карап билгеләнә.

Киңәйтелгән аңлатма кече һәм урта эшмәкәрлеккә финанс ярдәме күрсәтү фондының рәсми сайтында (http://ffprt.ru) бирелгән.

-Крестьян-фермер хуҗалыклары өчен өстәмә конкурс игълан ителгән икән.

-Әйе, бу чара "2015-2017 елларда Татарстан Республикасында эш башлаучы фермерларга ярдәм итү" ведомство программасында катнашу мөмкинлеге бирә. Заявкалар агымдагы елның 24 июненнән 13 июленә кадәр кабул ителә. Өстәмә мәгълүмат авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтының http://agro.tatarstan.ru "Белгечләр өчен мәгълүмат"- "Мәгълүмати- консультация хезмәте" бүлегендә бар.

Сораулар белән шулай ук район Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлегенә 2-60-54, 2-60-57 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Әңгәмәне Гөлҗофар МИННЕХАНОВА алып барды.

Гаилә фермаларына субсидия терлекчелеккә генә тугел, растениеводство (яшелчә, җиләк-җимеш) устерергә дә бирелә

ФОТО: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев