«Уңыш» җәмгыятендә авыл хуҗалыгы семинары узды
Авыл хуҗалыгы

«Уңыш» җәмгыятендә авыл хуҗалыгы семинары узды

Уңышны югалтуларсыз җыеп алу, ашлыкны саклау һәм эшкәртү мөмкинлекләрен арттыру, техник базаны яңарту — төп бурычларның берсе.

Тырыш хезмәт

Авыл хуҗалыгында урып-җыю чорында һәр көннең кадере аеруча зур. Техника әзерлеге, уңышны вакытында җыеп алу, ашлыкны киптерү һәм саклауга кую — болар барысы да зур оешканлык һәм тырыш хезмәт таләп итә. Бүген районның авыл хуҗалыгы белгечләре һәм хуҗалык җитәкчеләре «Уңыш» җәмгыятенең Битләнгер авылындагы ындыр табагы территориясенә чираттагы семинар-киңәшмәгә җыелды. Очрашуда урып-җыю кампаниясенең барышы, кырчылыктагы эшләрнең нәтиҗәләре, хуҗалыкта алып барылган төзелеш һәм яңарту эшләре турында фикер алыштылар.

«Уңыш» җәмгыяте директоры Раил Галимуллин билгеләп үткәнчә, хуҗалык 2018 елда оешып, эшчәнлеген башлап җибәргән. Шушы вакыт эчендә биредә җитештерү базасын ныгытуга, терлекчелек һәм үсемлекчелек тармакларын үстерүгә зур игътибар бирелә.

— Үсемлекчелек тармагында эшне ындыр табагыннан башка күз алдына да китереп булмый. Хуҗалыкта бу мәсьәлә шактый кискен тора, Битләнгер авылындагы ындыр табагы җимерек хәлдә иде. 2020 елда биредә беренче ашлык киптерү җайланмасы урнаштырдык, складның түбәсен ябып, ремонтладык. Биредә эшне алга таба дәвам итеп, әйләнә-тирәсен тәртипкә китереп, территориягә һәм склад идәненә бетон җәйдек. Бу эшләр барлыгы 8 мең квадрат метр мәйданда башкарылды. Иске киртәләр урынына яңалары тотылды, капкалар алыштырылды. Әмма шахталы киптерү җайланмасы белән кукурузны тиешле дәрәҗәгә кадәр киптерү мөмкин түгел, — дип таныштырды Раил Галимуллин.

Шушы көннәрдә монда икенче куәтле ашлык киптерү җайланмасы урнаштырып бетерәчәкләр икән. «Ул үзебезнең Кукмарада җитештерелгән, сәгатенә 62 тонна бөртек киптерергә сәләтле. Өч бункер куелачак. Быел әлеге эшләргә якынча 55 миллион сум акча тотылды. Алдагы елларда орлык аеру линиясе урнаштыру, склад стеналарын яңарту планлаштырыла. Димәк, җиһазлау һәм ремонт эшләре дәвам итәчәк. Шулай ук электрон үлчәү кую да күздә тотыла»,  — диде Раил Галимуллин.

Очрашуда урып-җыю кампаниясенең барышы, кырчылыктагы эшләрнең нәтиҗәләре, хуҗалыкта алып барылган төзелеш һәм яңарту эшләре турында фикер алыштылар.
Очрашуда урып-җыю кампаниясенең барышы, кырчылыктагы эшләрнең нәтиҗәләре, хуҗалыкта алып барылган төзелеш һәм яңарту эшләре турында фикер алыштылар.

Кырларда урак өсте кызу темпта бара

Бүгенге көндә җәмгыятьнең 5 мең 800 гектардан артык сөрүлек җире бар. Аның 41 процентын — бөртекле культуралар, 45 процентын азык культуралары тәшкил итә. Техник культуралардан көнбагыш 4 процент мәйданда үстерелә. Хәзерге вакытта хуҗалык басуларында урып-җыю эшләре дәвам итә. Быелгы уңышка килгәндә, көзге бодай көткән нәтиҗәне тулысынча бирмәгән. Моның төп сәбәпләренең берсе — урман кырыйларындагы басуларны вакытында өстәмә тукландыра алмау, диделәр.

Арпа басуларында исә бер гектардан уртача 40 центнер уңыш алганнар. Уракка керешкән чорда бу күрсәткеч 45 центнерга кадәр җиткән булган. Әмма яңгырлар башлану белән югалтулар килеп чыккан, нәтиҗәдә уңыш күләме кимегән.

— Бүгенге көндә язгы бодай сугабыз. Аннан бик канәгать. Бер басуда гектарыннан уртача — 50 центнер, икенчесендә 46 центнер уңыш чыкты. Өч көнлек эшебез калып бара, алга таба да аны югалтуларсыз җыеп алырга язсын, — дип сөйләде Раил Галимуллин.

Әмма хуҗалыкта урып-җыю кампаниясе бөртекле культураларны җыеп алу белән генә төгәлләнми. Алда кукуруз һәм көнбагыш мәйданнары көтә. Көнбагышка да зур өметләр баглыйлар. 

Быел 21 миллион 616 мең сумлык техника һәм авыл хуҗалыгы машиналары сатып алынган.
Быел 21 миллион 616 мең сумлык техника һәм авыл хуҗалыгы машиналары сатып алынган.

— Ул 270 гектар мәйданны били. Сату бәясе төшсә дә, басуда уңыш яхшы күренә. Югалтуларсыз җыеп алып, киптереп, вакытында реализацияли алсак, кереме дә әйбәт булачак, — дип фикерли җитәкче.

Кукурузны 1 мең 400 гектарда иккәннәр. Шуның 200 гектарыннан силос әзерләргә планлаштыралар. Бу эшкә шушы көннәрдә керешкәннәр. Тагын 200 гектардан корнаж әзерләнәчәк, калган мәйдандагы кукурузны сугып алырга ниятлиләр.

Җитештерү процессларын нәтиҗәле алып бару өчен машина-трактор паркын яңарту да мөһим юнәлеш булып тора. Мөмкинлек булган саен хуҗалык техника паркын тулыландыра. Быел 21 миллион 616 мең сумлык техника һәм авыл хуҗалыгы машиналары сатып алынган.

Семинар-киңәшмәдә терлекчелеккә дә тукталдылар. Хуҗалыкта әлеге тармакка караган объектларны яңартуга да зур игътибар бирелә. 2025 елда Ташлы-Елгада беренче корпусы эшли башлаган сөтчелек-товар фермасының икенче корпусы шушы көннәрдә куллануга тапшырылачак. Әмма хуҗалык җитәкчесе сөт җитештерү буенча күрсәткечләрдән канәгать булмавын, алга таба тагын да тырышып эшләргә кирәклеген белдерде. Бүгенге көндә биредә тәүлеклек савым уртача 18 тоннаны тәшкил итә. Комплексның саву залында бер сыердан көненә уртача — 28–29 литр, ә маллар бәйләүле асрала торган фермада 22–23 литр сөт савалар.

Әйе, «Уңыш» җәмгыятендә үсемлекчелек һәм терлекчелек тармакларын үстерү буенча җитди эш алып барыла. Уңышны югалтуларсыз җыеп алу, ашлыкны саклау һәм эшкәртү мөмкинлекләрен арттыру, техник базаны яңарту — төп бурычларның берсе. Алда әле кукуруз һәм көнбагышны җыеп алу, шулай ук терлекчелектә җитештерүчәнлекне арттыру кебек мөһим эшләр көтә.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»


Нет комментариев