Татарстан хуҗалыклары үгезләргә субсидия программасы буенча 1400 үгез сатып алган
Авыл хуҗалыгы

Татарстан хуҗалыклары үгезләргә субсидия программасы буенча 1400 үгез сатып алган

Быел шәхси ярдәмче хуҗалыкларда товарлыклы үгезләр сатып алуга яңа ярдәм юнәлеше кертелгән.

Үгезләргә субсидия программасы буенча Татарстан авылларында шәхси ярдәмче хуҗалыклар 1400 үгез сатып алган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.

«Быел шәхси ярдәмче хуҗалыкларда товарлыклы үгезләр сатып алуга яңа ярдәм юнәлеше керттек. Соңгы еллар эчендә беренче тапкыр шәхси секторда терлекләрнең баш саны кимүен туктата алдык. Бу программа буенча хуҗалыклар 1400 үгез алган. Без терлекләр мөмкин кадәр республикада сатып алынсын дип тырыштык. Симертү белән шөгыльләнмәгән предприятиеләр бар, шуның нәтиҗәсендә үгезләрнең республикабызда калуына китергән яхшы синергия килеп чыкты», — дип билгеләп узды Марат Җәббаров.

Фото: «Татар-информ» МА


Нет комментариев