Кукмара районында сөт фермасы төзү планлаштырыла
Авыл хуҗалыгы

Кукмара районында сөт фермасы төзү планлаштырыла

Проектны Починок-Кучук авылында теркәлгән «Гаврилов исемендәге агрофирма» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте төзергә тиеш.

Кукмара районында сөт фермасы төзү проекты дәүләт экспертизасының уңай нәтиҗәсенә иреште. Бу хактагы мәгълүматлар Экспертиза нәтиҗәләре бердәм дәүләт реестронда барлыкка килде, дип яза «Татар-информ» МА.

Реестр мәгълүматлары нигезендә, объектны Кукмара районында төзергә җыеналар. Аның функциональ билгеләнеше сыерлар өчен абзар бинасы дип күрсәтелгән.

Проектны Починок-Кучук авылында теркәлгән «Гаврилов исемендәге агрофирма» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте төзергә тиеш.

Фото: «Татар-информ» МА


Нет комментариев