Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Агросәнәгать комплексының һөнәри осталык конкурсында кукмаралылар катнашты

    “Агроном” номинациясендә Радик Мөхетдинов өченче мактаулы урынны яулады

    Реклама

    Казанда агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында республикакүләм һөнәри осталык конкурсы үтте. “Авыл яшьләре” программасын тормышка ашыру кысаларында узган бу конкурс республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан аграр яшьләренең берләшмәсе тарафыннан оештырылды. Әлеге бәйгедә безнең районнан, шул исәптән “Урал” хуҗалыгыннан  Радик Мөхетдинов, Гөлсинур Барыева, Айгөл Гыйльметдинова, Нияз Фәйзрахманов, “Яңа тормыш” җәмгыятеннән Ришат Нурисламовлар катнашып, төрле номинацияләрдә көч сынаштылар. “Агроном” номинациясендә Радик Мөхетдинов өченче мактаулы урынны яулады.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: