Реклама
Без "7 километр" тукталышы тирәсендә яшибез. Әлбәттә, 1нче номерлы автобусның йөреше монда кадәр озынайтылуы бик яхшы булды. Иртә белән автобуслар әлеге тукталышка кадәр килеп җитәләр, ә менә кич белән безнең яннан әйләнәселәре килми. Бу турыда җитәкчеләренә дә әйтеп карадык, үзгәреш юк. Балалар бакчасыннан баланы алып кайтасы бар бит. Беркөнне кайтканда:...
Без "7 километр" тукталышы тирәсендә яшибез. Әлбәттә, 1нче номерлы автобусның йөреше монда кадәр озынайтылуы бик яхшы булды. Иртә белән автобуслар әлеге тукталышка кадәр килеп җитәләр, ә менә кич белән безнең яннан әйләнәселәре килми. Бу турыда җитәкчеләренә дә әйтеп карадык, үзгәреш юк. Балалар бакчасыннан баланы алып кайтасы бар бит. Беркөнне кайтканда: "Синең өчен генә "7 километр"га кадәр барасы була инде, бензин әрәм итеп", - диделәр. Автобусның маршруты "7 километр"га кадәр билгеләнгән икән, шоферлар гына аны үзгәртергә тиеш түгелдер",- дип уйлыйм.
"7 километр" тирәсендә яшәүче
фото: https://yandex.ru
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз