Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Шакирова Нурия Гаян кызыны һәм Шакиров Наил Шакир улыны котлыйбыз!

03 декабря 2021, 14:58

458

0

0

Битләнгер авылында яшәүче кадерле әниебез Шакирова Нурия Гаян кызы – 4 декабрьдә,  кадерле әтиебез Шакиров Наил Шакир улы гыйнвар аенда гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Кадерлеләребез безнең! Сезне ихлас күңелебездән бәйрәмнәрегез белән котлыйбыз. Безне кадерләп үстереп, үз юлыбызны табарга булышканыгыз, акыллы киңәшләрегез, шатлык-сөенечләр китерә торган хәер-догаларыгыз өчен чиксез рәхмәт сезгә.

Алдагы көннәрегездә сау-сәламәт, пар канатлы булып, балаларыгызның игелекләрен күреп, оныкларыгызның уңышларына сөенеп, туганнарыгызның хөрмәтен тоеп, кадер-хөрмәттә, хәерле, бәрәкәтле, бәхетле озын гомер кичереп яшәвегезне телибез.

Без телибез сезгә озын гомер,
Шатлыкларның иң-иң олысын,
Көннәрнең дә бәхетлесен генә,
Ә гомернең якты, нурлысын.
Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Сез балкыйсыз безнең күңелдә.
Тормышыбыз сезнең белән матур,
Рәхмәтлебез сезгә гомергә.

Изге теләкләр белән балаларыгыз, оныкларыгыз, оныкчыгыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk