Писарева Гөлнара Расим кызына 50 яшь!
Янил авылында яшәүче кадерлебез Писарева Гөлнара Расим кызына 11 октябрьдә 50 яшь тула.
Кешелекле, мәрхәмәтле, сабыр, ачык күңелле, туганчылыклы бит син. Шундый булганың өчен без, якыннарың гына түгел, син тәрбияләп үстергән сабыйлар да, аларның әти-әниләре дә сине ярата, хөрмәт итә. Киләчәктә дә сиңа күңел тынычлыгы, имин, рәхәт, мул тормыш, тигезлек, сәламәтлек телибез.
Барлык якыннарың исеменнән әниең Роза.
Нет комментариев